Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт кенәгәсенең кайсын сайларга?

Тулырак мәгълүматны РПФ сайтының шәхси кабинетында белергә мөмкин.

(Тәтеш, 24  март, “Тәтеш таңнары”).

Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлеге нәрсәдә? – дип кызыксына шәһәрле Светлана И.

– Хезмәт кенәгәсе – ул хезмәт эшчәнлеген һәм кешенең ­стажын раслый торган төп доку­мент. Нинди хезмәт кенәгәсе  кирәклеген – кәгазь яки электрон төрдәгесеме, сайлау мөм­кинлеге бар. ­Шулай да, үзләштерә торган яңа тәҗрибә безне акрынлап ­экономияле һәм уңайлы төргә – ­дистанцион хезмәтләрдән файдалануга китерә. Шулай итеп, районыбыздагы 512 кеше электрон хезмәт кенәгәсенә күчүне сайлады, – дип сөйли РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Электрон кенәгәнең төп өстенлеге – ул документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге булу. Яңа эшкә урнашкач, электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтәне күчереп алырга һәм эш бирүчегә җибәрергә була.  Тулырак мәгълүматны РПФ сайтының шәхси кабинетында белергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев