Хокук бозу турында хәбәр итегез
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында “Этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше” дигән бүлек бар.
(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары", Николай Плотников). “Мәгълүматны урнаштыру өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Шәхси кабинеты”нда (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә һәм шуннан соң “Халык контроле” бүлекләренең берсенә мәҗбүри кушымта белән хокук бозуны раслаучы фоторәсемнәр мәгълүматын куярга кирәк. Гадәттә сәүдә объектының әлеге фотосурәтендә, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, законны бозу бар, – дип аңлатма бирә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова. – Сезнең хәбәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки эчке эшләр министрлыгына планнан тыш һәм административ тикшерү яисә оператив эзләү чаралары уздыру өчен җибәреләчәк.
Материаллар белән эшләү нәтиҗәләре тиешле бүлектә ун көн дәвамында бастырылачак, әгәр мәгълүматны карау күбрәк вакыт таләп итсә, ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр барлык фактлар расланса, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак, тиешле структуралар гариза бирүче белән элемтәгә керәчәк һәм акча алу өчен аның яшәү урыны буенча якындагы территориаль дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясаячаклар. “Халык контроле”нә хат язу катгый яшерен булуны һәм мәгълүматны йөз процентта саклауны тормышка ашырачак.
Агымдагы елның ярты елы эчендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына тәтешлеләрдән 10 хәбәр кергән, шуның өч хокук бозу очрагы расланды. Дәлилләнгән мөрәҗәгать өчен гариза бирүчеләргә акчалата бүләк түләнде. Әлеге материаллар буенча административ тикшерү алып барыла”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев