Хокук бозучыга – штраф
Тәтеш районда “Кәрәзле телефон” операциясе уза.
(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары"). Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспортта барган вакытта телефоннан файдаланган шоферларны ачыклый. Юл хәрәкәте кагыйдәләре шоферларга рульдә барганда кулларны файдаланмыйча алып бару мөмкинлеген бирә торган махсус җайланмасыз килеш телефоннан аралашуны тыя. РФның Административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, хокук бозучыга 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
“Телефон шоферның игътибарын читкә юнәлдерә һәм юлда барганда юнәлешне тулысынча күзәтеп барырга мөмкинлек бирми, ә бу еш кына юл-транспорт һәлакәтен килеп чыгуга сәбәпче була”, – дип кисәтә ЮХИДИ.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев