Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук бозучыларга штраф яный

2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

(Тәтеш,  24 декабрь, Тәтеш таңнары). 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Режим гамәлдә булган вакытта сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплекслары (шул исәптән линиялеләр) урнашкан чикләрдән 500 метр чамасы ераклыктагы, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары урнашкан чикләрдән 50 метр ераклыктагы территорияләрдә 1 – 3 класслы куркынычлыктагы пиротехника әйберләрен (бенгаль утлары, хлопушкалардан тыш) куллануга тыюлар кертелә.

“Районның барлык җитәкчеләрен һәм гражданнарын янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска чакырабыз һәм кагыйдә бозучыларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 20нче маддәсенә караган 2 өлеше нигезендә административ йогынты чаралары кулланылачагы хакында кисәтәбез (махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу), – дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Денис Сафиуллин. – Штраф суммасы түбәндәгечә булачак: гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев