Реклама
Җәмгыять
Киләчәккә якты ышаныч белән
Тәтеш районы чиркәүләрендә шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Пасха гыйбадәтләре узды.
(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова, автор фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтештәге Троицк чиркәвендә булды. Ул гыйбадәткә килүчеләрне бәйрәм белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде.
– Пасха көнендә безнең һәркайсыбыз халыкның нацизмны тизрәк җиңүен теләп укый торган догалар белән Аллаһка мөрәҗәгать итә, – диде Рәмис Хатыйп улы.
– Безнең көч бергәләшеп дога кылуда, үзара хөрмәттә. Без, төрле милләттәге һәм диндәге кешеләр, һәрчак татулыкта һәм тынычлыкта яшәсәк иде. Россиянең чәчәк атуының нигезе шунда, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм гыйбадәтенә килүчеләргә Тәтеш шәһәренең Троицк чиркәве настоятеле протоиерей Валентин Кострин.
Бәйрәм белән шулай ук Крестовоздвиженский чиркәвендә – район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов, Килдештәге Покровский чиркәвендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев