Киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүен телибез
Зур Әтрәч мәдәният йорты директоры Илһам Хәйбуллин районның мәдәният өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәч мәдәният йорты директоры Илһам Хәйбуллин районның мәдәният өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.
"Авылда мәдәният учагы гөрләп эшли. Илһам һәр бәйрәмдә чаралар үткәрә, чын иҗат кешесе. Матур итеп җырлый, бәйрәмнәрдә алып та бара, һәр яктан өлгер", - дип мактадылар әтрәчлеләр мәдәният хезмәткәрен.
Без дә аны ихластан котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.
фото: Сания Самигуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев