Китапханәдә еш кунак
Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина балалар өчен “Күтәренке рух һәм китаплар белән онытылмас җәй” дип исемләнгән уен программасы оештырган.
(Тәтеш, 6 август, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Әлеге күңелле бәйрәмдә балалар хәрәкәтчән уеннарда, шаян бәйгеләрдә, викториналарда бик теләп катнашканнар. Рәсемнәр конкурсында үзләренең иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, гаиләдәгеләрен, яраткан хайваннарын, җәйге табигать матурлыгын ак кәгазьгә төшергәннәр.
“Балалар бик тырышлар. Сорауларга да җавапларны бик тиз әйттеләр, рәсемнәрне дә матур итеп ясадылар. Урыннар билгеләргә кирәк тә булмады, һәркайсының иҗат җимеше мактауга лаек иде. Шуңа күрә барысына да татлы призлар өләшенде. Балалар төсле рәсемле китапларны да яраталар. Алар китапханәдә еш кунак”, – диде чараны уздырган Зөбәрҗәт Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев