Китапханә – минем икенче йортым
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Килдеш авылы китапханәчесе Марина Кудашова – зур стажлы хезмәткәр: чирек гасырдан артык ул авыл халкына китап белән аралашудан шатлык хисләре өләшә.
– Төрле тармаклар буенча 12 мең 500 данә китап фонды булган авыл китапханәсе бусагасын тәүге тапкыр аның хезмәткәре буларак 26 яшемдә атлап кердем. Ул вакытта һәр биремне үтәү шәхси җиңүгә әверелде. Бүген китаплар ике тапкырга кимрәк, ә кирәкле мәгълүматны бирү мөмкинлеге берничә тапкырга күбрәк, – дип уртаклаша Марина Павловна.
Эшчәнлек даирәсе дә киңәя баруын билгеләп үтә. Бүген китапханә – очрашу һәм аралашу, әдәби кичәләр, акцияләр һәм башка төрле чаралар уздыру урыны.
Бүгенге көндә Интернетта күп төрле мәгълүматлар табарга мөмкин булуга карамастан, китапханәчене матур әдәбиятның элеккечә үк кирәк булуы сөендерә. Килдешлеләр арасында детективлар аеруча популяр, ләкин Распутин, Астафьев, Шукшин һәм башка авторларның элекке романнарын һәм повестьларын яңадан укучылар да бар. Татар язучыларына ихтыяҗ зур, яшьләр арасында классиканы яратучылар аз түгел.
– Хәзер балалар һәм яшүсмерләр өчен яза торган заманча талантлы авторлар күп. Аларның китаплары да үз укучысын табуына шатмын, зур ихтыяҗ белән файдаланалар. Өлкән буын кешеләре газета-журналларны рәхәтләнеп укыйлар, – ди китапханәче.
Марина Павловнаның “Унесенные ветром” дигән яраткан китабы да бар, ул аны берничә тапкыр укып чыккан.
Үзенең даими килүчеләре арасында китапханәче Николай Мавринны һәм ирле-хатынлы Надежда һәм Юрий Адамовларны билгеләп үтә, алар турында “тормыш буенча китап белән атлыйлар” дип әйтергә мөмкин.
– Китапханә – минем икенче йортым, яраткан укучыларым. Мин шушы еллар дәвамында якташларыма белем, игелек, матурлык дөньясын танып белергә, үз якларын өйрәнергә һәм аның тарихын һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итүемә шатмын, – ди Марина Павловна.
фотоны Марина Кудашова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев