Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн тәртибендә – сәламәт яшәү рәвеше

Районның наркотикларга каршы комиссия утырышында Тәтеш үзәк район хастаханәсе, хокук саклау органнары, районның гамәви мәгълүмат чаралары, наркоманияне һәм алкоголизмны профилактикалау буенча яшьләр сәясәте учреждениеләренең агымдагы елның II кварталдагы эшен тикшерделәр.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары").  Районның наркотикларга каршы комиссия утырышында Тәтеш үзәк район хастаханәсе, хокук саклау органнары, районның гамәви мәгълүмат чаралары, наркоманияне һәм алкоголизмны профилактикалау буенча яшьләр сәясәте учреждениеләренең агымдагы елның II кварталдагы эшен тикшерделәр.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге киңәшмәдә катнашучылар райондагы наркохәлне анализладылар, районда яшәүчеләрнең алга таба сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлтелгән чаралар буенча җаваплы хезмәтләргә бурычлар куйдылар. Район башлыгы балаларның җәйге ял вакытында тематик чаралар уздыру кирәклегенә аерым игътибарны бүлеп бирде.

“Наркомания, алкоголизм – барлык кешелекнең иң кискен проблемаларының берсе. Безнең тарафтан кулланыла торган барлык чаралар комплексы наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр куллануга йогынты ясаучы сәбәпләрне ачыклау­га, нәтиҗәле итеп юк итүгә юнәлтелгән булырга тиеш”, – диде Рәмис Хатыйп улы, комиссия әгъзаларының игътибарын үсеп килүче буын белән үткәрелгән эшләрнең мөһимлегенә басым ясап.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев