Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көнкүреш калдыклары өчен – штраф

Шәһәрдәге тәртип безнең һәркайсыбыздан башлана, әмма тәтешлеләр чүп-чар контейнерларын тиешенчә файдаланмыйча, бу хакта еш кына онытып җибәрәләр.

(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров).  Кайчакларда чүп-чар контейнерлары белән янәшәдә зур күләмдәге әйберләрдән чүп өеме барлыкка килүен күрергә мөмкин. Өстәвенә, “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территория­ләрен төзекләндерү кагыйдәләре пунктларының берсендә болай дип белдерелгән: “Көнкүреш калдыкларын һәм башка чүп-чарны, аларны җыю өчен билгеләнгән чүп контейнерлары һәм башка сыешлыклар кырыена куеп калдыру тыела”. Йорт хуҗалыгы территориясе артына шулай ук сыек көнкүреш калдыклары түгү тыела. 

Тәтеш районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия хәбәр итүенчә, әлеге кагыйдәләрне үтәмәү кисәтүгә яки гражданнарга ике мең сумнан алып өч мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салуга җәлеп итә; вазифаи затларга – унбиш мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр. 

Әгәр ел дәвамында кагыйдәләр икенче тапкыр бозылса, бу гражданнарга өч мең биш йөз сумнан алып биш мең сумга кадәр административ штраф салуны яный; вазифаи затларга – утыз мең сумнан алып илле мең сумга кадәр; юридик затларга – биш йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр.
Әгәр сезгә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турындагы күренешләргә юлыксагыз, бу хакта административ комиссия вәкилләренә 2-57-61 телефоны буенча хәбәр итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев