Реклама
Җәмгыять
Кодлаштырылган сүз кирәк
Пенсия күләме, пенсия тәэминатына кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар турындагы хәбәрләрне өйдән чыкмый гына белергә мөмкин.
(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, китерү көне һәм пенсия тәэминатына кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар турындагы хәбәрләрне өйдән чыкмый гына 2-57-67, 2-57-68 телефоннары, кодлаштырылган сүзне кулланып, РПФның контакт-үзәгенең 279-27-27 номеры аша белергә була.
Кодлаштырылган сүз – бу шалтыраткан кешенең идентификацияләү алымы, ул үзенең шәхси катнашуын алыштыра. Законның гамәлдәге нормалары буенча пенсия фонды белгече шәхси мәгълүматларны үз эченә алган сорауларга кодлаштырылган сүздән башка телефон аша җавап бирә алмый. Шәхси мәгълүматларны үз эченә алган сораулар буенча аерым консультацияне бары тик контроль мәгълүматларга, кодлаштырылган сүзгә ия булучыларның гына алу мөмкинлеге бар.
“Шәхесне идентификацияләү өчен кодлаштырылган сүзне файдалану турында”гы гаризаны кабул итүгә шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсендәге клиентлар хезмәтендә алдан язылып куеп, шәхсән бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев