Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коену сезоны башлана

Гадәттән тыш эссе килгән язны җәй алыштырды.

Без Идел янында яшибез, шуңа да тәтешлеләр сулык янында ял итүне өстен күрә. 
Җәйге ялыбызны ничек һәм нәрсә белән күңелсезләмәскә кирәклеге турында без КСДИ­нең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев белән сөйләштек.
– Ел башыннан республика сулыкларында 25 фаҗига булды, 12 кешенең гомере өзелде, шул исәптән 1 баланың. Безнең район буенча хәвеф-хәтәр теркәлмәде, – дип хәбәр итте Алексей Ананьев. – Күпчелек кешеләр су коену өчен яраксыз сулыклар янында ял итә. Гадәттә мондый урыннар стихияле рәвештә барлыкка килә, су төбе тикшерелмәгән һәм аның төбендә нәрсә барлыгы беркемгә дә билгеле түгел. Мондый урыннар ял итүчеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шәһәрдә муниципаль кызыну урынын ачу көтелә. Хәзерге вакытта аны әзерләү һәм коткаручыларны белән комплектлау үткәрелә.    

Реклама

Су коенганда төп куркынычсызлык кагыйдәләре:
– су коену өчен моңа махсус билгеләнгән урыннарны сайлап алу хәерлерәк;
– билгесез урыннарда суга чумарга ярамый;
– суга әлеге максатлар өчен яраклаштырылмаган көймә­ләр­дән, катерлардан, причаллардан һәм башка корылмалардан сикермәскә;
– ярдан еракка, куркынычсыз зона чикләрен билгеләүче калкавычларны узып китеп йөзмәскә;
– сазлы урыннарда су коенмас­ка киңәш ителә;
– кояшта кызынган килеш, йөгергәннән һәм уеннардан соң суга бик тиз керергә һәм сикерергә ярамый;
– исерек килеш суга керү һәм коену катгый рәвештә тыела;
– өреп кабартылган матрасларда, өреп кабартылган уенчыкларда һич кенә дә йөзмәскә –  алар төзексез булырга, ертылырга мөмкин. Моннан тыш, хәтта акрын искән җил дә аларны ярдан еракка алып кереп китәргә мөмкин.
Сәламәтлегегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев