Компенсация кемгә тиеш
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда санлы телевидениегә күчкән вакытта Татарстанның якланмаган төрдәге гражданнарына санлы телевизион приставка һәм антенна сатып алган чыгымга бер мәртәбә компенсация бирелә.
(Тәтеш, 23 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
Чыгымны компенсацияләүгә исәп тота алалар:
– балага ай саен пособие ала торган, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, тәрбиягә алынган балаларны да кертеп;
– балага ай саен пособие ала торган, инвалид балалары булган гаиләләр;
– бер җан башына керем 20 мең сумнан артмаган, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр);
– бер җан башына керем 20 мең сумнан артмаган, ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).
Компенсацияләр җайланманың факттагы бәясе күләмендә бирелә, әмма бер меңнән дә артык түгел.
РМПҮнең территориаль бүлеге документларны кабул итүне һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне 2019 елның 1 декабреннән соңга калмыйча (әлеге датадан соң гаризалар кабул ителмәячәк) тормышка ашыра, адресы: Тәтеш, Ленин урамы/114, телефоны: 8(84373) 2-62-33.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев