Компьютер белеме нигезләренә өйрәтү буенча курслар башлана
Дәресләр Тәтештәге 1нче урта мәктәптә үтәчәк.
(Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы) РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова мәгълүматлары буенча, Халыкара өлкәннәр ункөнлегендә районның эшләмәүче пенсионерларына компьютер белеме нигезләренә өйрәтү буенча курслар башлана.
Уку барышында һәркем дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узачак, барысына да пенсия фонды сайтында “Шәхси кабинет” ачылачак.
Дәресләр Тәтештәге 1нче урта мәктәптә үтәчәк. Укырга теләге булганнар гариза бирү өчен РПФның Тәтеш районы Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев