Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көндәшлек гадел булырга тиеш

Тәтеш районына эш сәфәре белән Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Чернова килде.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”). Визит барышында район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән очрашу булды, Олы Тархандагы минераль су заводына бардылар. 

Шәһәрдәге 1 нче мәктәптә узган ачык дәрескә бару пунктларның ­берсе булды.  

Венера Валерьевна өлкән сыйныфларга республиканың монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге турында сөйләп, гади мисалларда ведомствоның максатларын һәм бурычларын аңлатты. Бизнеста гадел көндәшлекне тәэмин итү монополиягә каршы федераль хезмәтнең төп бурычы булып тора. Федераль хезмәт бер компаниянең эш-гамәлләре башка бизнесменнарның, шулай ук кулланучыларның да хокукларын бозмавы артыннан күзәтә. 

Укучылар контрафакт, көндәшлек, дәү­ләт сатып алуы, монополия, өстенлектә булуның нәрсә икәнлеген һәм монополиягә каршы законны бозган өчен нинди җәза билгеләнүен ачыкладылар. 

Гражданнарның үз тормышларында барыннан да ешрак очрый торган ­хокук бозу мисаллары каралды. Мәктәп укучыларында реклама турындагы закон нормалары зур кызыксыну уятты, нинди рекламаның законсыз булуын алар үзләре билгеләделәр, реклама бирүчегә нинди штрафлар салына алуын  белделәр.  

Венера Чернова очрашу ахырында безнең хәбәрчеләр белән аралашты:

– Сәфәр барышында без районның ничек эшләвен, нинди производстволар булуын, нинди проблемалар килеп чыгуын карыйбыз, без моның турындагы мәгълүматка ия булырга тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, барлык җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре дә бу мәгълүматны икътисади үсеш министрлыгына, сәнәгать министрлыгына җиткерә алмый, ә без мәгълүматны җыябыз, туп­лыйбыз һәм тиешле органнарга җитке­рәбез. Шулай ук монополиягә каршы хезмәт­нең ничек оештырылуын һәм нинди функцияләрне башкаруын аңлар өчен, мәктәп укучылары белән мәгърифәтчелек һәм аң-белем тарату чаралары үткәрәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев