Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Консультация үткәрелде

ТР буенча Россиянең монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина узган атнада безнең районга килде.

(Тәтеш, 27 март, "Тәтеш таңнары", Энҗе АЛИМОВА). Район гражданнары һәм эшкуарлары өчен монополия­гә каршы хезмәткә һәркем сораулар бирүне күз уңында тоткан планлы кабул итү оештырылды, анда алар төгәл җавап­лар алдылар. 

Гүзәл Шәүкәт кызы Тәтештәге 1нче урта мәктәптә ачык дәрес уздырды, анда мәктәп укучыларына монополиягә каршы органнарның төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләүче видеороликлар күрсәтелде, МКФХ Идарәсенең кызыклы эш үрнәкләре тәкъдим ителде. Гүзәл Шәфигуллина шулай ук “Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгында да булды.

“Эшкуарлар белән очрашу, гражданнарны кабул итү һәм тулаем муниципаль районнарда эшләүнең максаты – гражданнарның проблемаларын ачыклау, монополиягә каршы законны куллануга кагылышлы сорауларга җавап бирү. Әгәр әйтелгән сорау җентекле өйрәнү һәм карауны таләп итә икән инде, ул чакта мондый мөрәҗәгатьне эшләүгә алабыз, шәхси кабул итүгә карточка рәсмиләштерәбез. Һәм гариза бирүчегә җавап язмача төрдә поч­та яки электрон элемтә аша юллана”, – диде Гүзәл Шәүкәт кызы.

Республика районнарында монополиягә каршы иҗтимагый кабул итүләр 9 ел дәвамында уздырыла. “Шундый очрашулар барышында безнең тарафтан гражданнарның берничә мең мөрәҗәгате кабул ителде, аларга җаваплар бирелде, кайбер гаризалар буенча эш кузгатылды һәм каралды, җаваплылыкка җәлеп итү турындагы карарлар кабул ителде, – дип аңлатма бирә ТР буенча Россия МКФХ Идарәсе җитәкчесе урынбасары. – Сораулар еш кына контракт системасы, шулай ук монополиягә каршы законны куллану турындагы канунны үтәү өлкәсендә килеп чыга”.

Илдә хезмәттәшлекне үстерүдә РФ Президенты тарафыннан 2017 елның декабрендә имзаланган Милли планны тормышка ашыру кысаларында, РФның Татарстан МКФХ Идарәсе 2018 елда районнарда булганда башкарма комитетларның структура бүлекләре белән өстенлекле товар базарларын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар үткәрде. 

“ТР буенча МКФХ Идарәсе вәкилләре районнарга чыгып, һәрбер районның өстенлекле буларак билгеләнгән товар базарларын әйттек һәм тикшердек. Һәрбер муниципаль берәмлекнең үзенә генә хас үзенчәлеген өйрәндек, теге яки бу район үзәгендә нинди тармакның барыннан да бигрәк кирәкле һәм көндәшлеккә сәләтле булуын билгеләдек. Без үзебезнең яктан нинди дә булса төзәтмәләр керттек һәм күрсәтмәләр бирдек, – дип уртаклашты Гүзәл Шәфигуллина. – Җирле хакимият органнары белән гамәлдәге монополиягә каршы законны бозуга юл куймауның нәтиҗәле механизм­нарын кертү кысаларында быел Милли план буенча эшләрне дәвам итәргә ниятлибез”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев