Коронавирус китмәде, сак булыгыз!
Хөрмәтле укучыларыбыз, профилактиканың төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.
(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Кешеләр күп йөргән вакытта транспортка утырудан тоткарланып торыгыз;
Җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырып торыгыз.
Сулыш юлларына кискен салкын тию (йөткерү, төчкерү, борыннан бүлендек агу) билгеләре күзәтелгән кешеләр бер бинада булырга һәм алар белән бәйләнешкә керергә тырышмагыз.
Кулларыгызны еш һәм яхшы итеп сабынлап юыгыз.
Үзең белән антисептик салфеткалар яки сыеклыклар булу чиктән тыш әһәмиятле. Болай итеп кулларны юу мөмкинлеге булмаган вакытта да аларны һәрвакытта чиста итеп тотарга мөмкин.
Шәхси гигиена әйберләре (сөлге, теш щеткасы) кулланыгыз.
Телефон, оргтехниканы һәм үзегез кагыла торган өслекләрне дезинфекцияләгез.
Сәламләгәндә кочаклашу һәм кул бирешүне чикләгез.
Коронавирус инфекциясенә шикләнгәндә
Өйдә утырыгыз. Табиб чакыртыгыз, аңа үзеңнең соңгы 2 атнада булган урыннарыңны, элемтәләрне хәбәр итегез.
Сәламәт кешеләр белән бәйләнешкә керүне мөмкин кадәр киметегез, аеруча да өлкән яшьтәгеләр һәм хроник чирләре булган кешеләр белән. Авыручыны 1 генә кеше караса яхшырак.
Йөткергәндә һәм төчкергәндә авызыгызны томалап, бер тапкыр кулланыла торган салфетканы файдаланыгыз. Алар булмаганда терсәк бөгелә торган урынга төчкерегез.
Аерым шәхси гигиена әйберләреннән һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланыгыз.
Бинада дезинфекцияләү әйберләре ярдәмендә дымлы җыештыруны һәм еш җилләтүне тәэмин итегез.
Роспотребнадзор киңәшләре буенча язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев