Кош гриппы – вируслы авыру
Соңгы вакытта Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы керү куркынычы артты, әлеге авыруның чыганагы Россия Федерациясенең күп кенә өлкәләрендә теркәлгән.

– Кош гриппы – вируслы авыру, ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерә, – дип аңлата районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Авыру йоктырудан алып кошларда авыруның клиник билгеләре барлыкка килүгә кадәр 1 көннән 7 көнгә кадәр вакыт уза. Аларның йомырка салуы, ашаулары кими, тамаклары кибә, томшык тишекләрендә лайлалы сыекча барлыкка килә, гырылдап сулый башлый. Үләр алдыннан кикрикләре зәңгәрләнә. Кош гриппы вирусы авыл хуҗалыгы, кыргый һәм кеше тораклары янында яшәүче (синантроп) кошларга йога. Авыру һава-тамчы, азык юлы һәм йомырка аша (чебигә – йомырка салучы тавыктан) күчә. Вирус кошларны карый торган әйберләр, савытлар, кош түшкәләре, йомырка, каурый, тизәк аша күчәргә мөмкин.
Шәхси хуҗалыкларда кош гриппын йоктыруны булдырмас өчен, дәүләт ветеринария күзәтчелеге белгечләре түбәндәге чараларны үткәрү кирәклеген искә төшерә: кош-корт белән контактта кергәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, биналарда һәм бакчаларда чисталык сакларга, даими рәвештә чистарту һәм дезинфекция уздырырга, кош-кортка керү юлында аяк киемен зарарсызландыручы җайланмалар урнаштырырга. Тизәкне һәм түшәлгән әйберләрне аерым урында яндырырга яки биотермик зарарсызландыруга дучар итәргә кирәк. Кыргый күчмә кошлар яши торган урыннарда йорт кошларын куып чыгарырга ярамый; кыргый һәм синантроп кошлар белән элемтәне булдырмас өчен, йорт кошлары йөргән һәм ашаган урыннарда челтәрдән чатырлар һәм коймалар җиһазландыру зарур. Кимерүчеләр белән көрәш алып барырга кирәк; азыкны ябык биналарда изоляцияләп сакларга, ашату алдыннан термик эшкәртүгә дучар итәргә кирәк; кошның рационына минераль-витаминлы өстәмәләр, премикслар һәм башка өстәмә тукландырулар кертергә кирәк. Ашау өчен җентекләп пешерелгән һәм кыздырылган кош ите һәм йомырка кулланырга, пешмәгән итләр ашамаска кирәк. Балаларыгызны көчсезләнгән кыргый кошны кулларына алудан һәм өйгә алып кайтудан тыегыз. Билгесез сәүдә урыннарында, шулай ук ветеринария документлары булмаган тере кошлар һәм кошчылык продукциясен алудан сакланыгыз. Бу күрсәтмәләрне үтәп, сез үзегезне, йорт хайваннарын һәм кошларны аеруча куркыныч авырулардан сакларсыз. Районның иминлеге сезнең уяулыгыгызга һәм аңлы булуыгызга бәйле.
Авыру билгеләрен ачыклаганда бу хакта район ветеринария берләшмәсенә түбәндәге адрес: Тәтеш, Ветшәһәрчек урамы, 11а, яисә 8(84373) 2-81-13, 2-87-74, 2-88-29 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев