Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы артты

Әлеге чир очкыннары республиканың дүрт районында инде теркәлгән.

(Тәтеш, 14 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Фермерларның кошларны башка төбәкләрдән рөхсәтсез һәм ветеринария документларыннан башка гына сатып алып кайтуы, шулай ук йорт кошларын киек кошлар йөзгән табигый сулыкларга җибәрү чирне йоктыруга сәбәпче булып тора. “Безнең районда хәл тотрыклы, әмма авыруның безгә дә килеп җитү ихтималы бар”, – дип басым ясый районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис ­Гарипов. 

Кош гриппы – ул вируслы чир, кошларның аш кайнату органнарына, сулавына зыян сала, күпләп үлүгә китерә. Аны йоктырудан алып чир билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 1дән алып 7 көнгә кадәр вакыт уза. Вирус авыл хуҗалыгы, киек һәм кешеләр яши торган торак янәшәсендәге кошларны зарарлый. Авыру һава-тамчы юлы белән, азык һәм йомырка аша күчә. Чир кошларны карый торган әйберләр,  савытлар, кош түшкәләре, каурый, тизәк аша күчәргә мөмкин.

Районыбыз территориясенә мәкерле чир үтеп керүгә юл куймас өчен, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын профилактикалау таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә: кошлар белән бәйләнеш булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; кошларны чыгарып йөртү урыннарына киек һәм күчмә кошлар килүгә юл куймаска; кошлар чыгып йөри һәм ашый торган урыннарда япмалар һәм коймалар корып куярга; йорт кошлары, шулай ук киек кошларның һәрбер үлем очрагы турында дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә; йорт кошларының иммунитет ныклыгын тәэмин итү өчен ризыкларына минераль-витаминлы өстәмәләр, катнашмалар һәм башка өстәмә азыклар кушарга; биналарда һәм тышкы киртәләрдә чисталык булдырырга, һәрдаим чистарту һәм дезинфекцияләү ясарга; кошлар киртәләреннән чыккан урында аяк киемен дезинфекцияләргә; кимерүчеләр белән һәрдаим көрәш алып барырга; кош итен яхшылап пешереп һәм кыздырып кулланырга, чи йомырканы кулланмаска; балаларга зәгыйфьләнгән киек кошны кулга алуны һәм өйгә алып кайтуны тыярга; тиешсез сәүдә урыннарындагы билгесез, шулай ук ветеринария документлары булмаган тере кошларны һәм кош итеннән ясалган азык-төлекләрне кулланмаска.

“Хөрмәтле тәтешлеләр, районның эпизоотик иминлеге бары тик сезнең уяулыкка һәм сизгерлеккә генә бәйле, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә Рәмис ­Гарипов. – Үзегезнең йорт кошларыгызның сәламәтлеге хакындагы сораулар белән районның ветеринария берләшмәсенә ­2-81-13; 2-87-74; 2-88-31 телефоннары ­буенча мөрәҗәгать итегез”.  
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев