Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кошларга өй бүләк иткәннәр

Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында язны каршылап, бик күркәм һәм мәгънәле чара үткән.

«Кошларга — өй бүләк ит!» акциясе кысаларында балалар бергәләп сыерчык оялары элгәннәр.
- Бу чараның максаты — табигатькә сакчыл караш уяту һәм канатлы дусларыбызга оя корырга ярдәм итү. Балалар үз куллары белән ясалган ояларны агачларга урнаштырдылар. Чара вакытында балалар кошлар турында кызыклы фактларны белделәр, аларның табигатьтәге яшәешен өйрәнделәр һәм кошларга ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләштеләр.  Хәзер Кече Әтрәч авылында кошлар сайравы тагын да яңгырап ишетелер дип ышанабыз, — диде акцияне оештыручы мәдәният йорты директоры Нияз Якупов. — Балаларның бу эше — безнең авылның табигатенә зур өлеш кертү.

Фотоларны Нияз Якупов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев