Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коткаручылар ярышты

“Профессионаллар” хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү, бу “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты максатларына ирешергә йогынты ясый.

(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Илья Митрюшкин фотосы). Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында “Коткару эшләре” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” һөнәри осталык чемпионатының төбәк ­этабы булды. 

Ярышларда гражданнарны яклау көллия­­теннән алты команда һәм җиде  яшүс­мерләр командасы катнашты, шуларның 2се – көллияттән һәм 5се – республиканың башка районнарыннан.

– Мондый дәрәҗәле ярышларда катнашу – абруйлы һәм мактаулы, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында көллият директоры Татьяна Адаева. – Сез “Коткаручылар эшләре” компетенциясе буенча  Татарстанда иң көчлеләр булып торасыз. Әлеге компетенция уңышлы үсеш ала, һәм бездә ярышта катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. “Коткаручылар эшләре” компетенциясе һөнәри хәрәкәткә 2015 елда керде, һәм нәкъ тә безнең көллият курсантлары аңа нигез салучылар булып торалар. Аның базасында махсус үзәк булдырылды, анда яшь һөнәр ияләре күнекмәләр уза. 2016 елдан көллият студентлары һәм яшүсмерләре, алар безнең республиканы тәкъдим итәчәкләр, Россиядә иң яхшыларның берсе булып торалар.  Ярышның төбәк этабында җиңүчеләр алдында зур эшләр тора, әлбәттә, аларга үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен федераль дәрәҗәдәге ярышларда тулысынча күрсәтер өчен күп хезмәт куярга туры киләчәк. 

Командалар атна буе төрле модульләр буенча биремнәрне үтәделәр: каршылыклы янгын полосасын үттеләр, “зыян күрүчеләр”гә беренче ярдәм күрсәттеләр, “Лабиринт” тренажерында җимереклекләр булган вакытта эзләү-коткару эшләре һәм авария-коткару эшләре уздырдылар, шулай ук “Кое” тренажерында кешеләрнең биек­лектән егылып төшкән вакытта кое­дагы зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәттеләр, “Деблокатор” тренажерында юл-транспорт һәлакәте вакытында шартлы рәвештә зыян күрүчеләрне коткардылар, тарттырылган кичү юлын һәм оештырылган башка күп әйберләрне үттеләр. 

Мондый ярышларга югары дәрәҗә­дәге әзерлекле булуны күрсәтә алган остазларның, экспертларның һәм волон­терларның да эше киеренке булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 303нче төркемнең “Гадәттән тыш хәлләрдә саклау” белгечлеге командасы алды, ә яшүсмерләр арасында Васильевка кадет мәктәп-интернаты укучылары иң яхшылары дип танылды, икенче урында – Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәге командасы.

Узган төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар сайлап алу ярышларында һәм чемпионат финалында катнашу өчен Татарстан җыелмасының киңәйтелгән составына эләгәчәк. Идел буе федераль округында җиңүчеләр Татарстанны ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак һөнәри осталык буенча бөтенроссия ярышларында тәкъдим итәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев