Күпне күргән өлкән буын
Байрашта яшәүче Саимә әби Мөхәммәтуллина сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән.
(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА, Ләйсән ХӘЙРУЛЛИНА фотосы). Шул елларны искә алганда тыл эшчәненең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. “Сугыш башлануы турындагы куркыныч хәбәр килгәндә миңа унөч яшь иде, – дип искә ала Саимә Габделгани кызы. – Ир-егетләрнең барысын да диярлек фронтка алып киттеләр, авылда бары тик хатын-кызлар, олыгайган картлар һәм кечкенә балалар гына калды. Шуңа күрә авыр хезмәткә бик яшьли җигелдем. Безнең гаиләдә дүрт бала, мин иң олысы идем, барысының да тамагы тук булсын өчен, колхозда эшләргә кирәк булды. Хәзерге тимер атлар башкара торган барлык хезмәтләрне без, ныгып та җитмәгән балалар, кулдан эшләдек, атлар һәм үгезләр җигеп җир сукаладык”.
Саимә әбинең күңелендә сакланып калган тирән яра эзен бернәрсә дә төзәтә алмыйдыр, мөгаен. Ул елларның михнәтен күреп үскән буын гына моның никадәрле газаплы булуын тирәнтен аңлый.
“Әти яу кырына атка утырып китте. Мин кечкенә энекәшем белән озатырга чыктым, әмма туганым үксеп-үксеп елады, һәм әти шул чакта баланы тилмертмәскә, кире өйгә кереп китәргә кушты. Шул чагында әтине соңгы тапкыр күреп калдым, ул сугыштан исән-имин әйләнеп кайта алмады”, – дип ачы хатирәләре белән уртаклаша Саимә әби.
Ягымлы йөзен тагын да бизәп торган яулыгын төзәткәләп, 90 яшьлек әбекәй сөйләвен дәвам итә. “Хәллерәкләрнең ул чакта өс киемнәре өйдә тукылган тукымадан, аякларында чабата иде, – ди ул моңсуланып, – ә без ертылып тишкәләнгән күлмәкләрдән, яланаяк йөрдек. Ашау-эчү ягы да начаррак булды. Җәен яшел үлән белән тамак туйдырдык. Чүп үләннәре орлыгыннан он ясап, аны яртылаш черегән бәрәңге белән болгатып, пешереп ашый идек. Ипинең тәмен бөтенләй дә оныттык. Бәхеткә каршы, без сыер асрадык. Сугышның беренче елында бераз булса да сөткә туендык, ләкин бу бәхет озакка бармады, сыерыбызны алып киттеләр. Күршедәге Чолы авылына кычыткан җыярга йөрдек, чөнки үзебездә берни калмый, ашап бетерә баралар. Безне андагы малайлар куалыйлар, өстебезгә таш ыргыталар иде. Менә шулай яшәдек, хәтта искә дә аласы килми. Җир йөзендәге тынычлыкның кадерен белергә кирәк, шушы авыр елларны беркемгә дә күрергә язмасын”, – дип әңгәмәбезне тәмамлый Саимә әби. Җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев әйтүенчә, быел Саимә әби Мөхәммәтуллина 90 яшьлек юбилеен каршылаган. Никадәрле кыенлыклар күрсә дә, әлеге буын кешеләре зарлануны белми, барысына да шөкер итеп гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев