Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күкрәк тирәсе авыртканда нишләргә

Күкрәк тирәсе авырту төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, һәм күп кешеләр мондый билгеләрнең куркынычлылыгына игътибар бирмиләр.

(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова).

Тәтеш үзәк район хастаханә­сенең гомумтәҗрибә табибы ­Галина ­Горланова күкрәк тирәсе авыртканда кайчан белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк­леге турында сөйләде. 

– Күкрәк турысының хәтта бераз гына авырта башлавы да йөрәк-кан тамырлары чире билгеләре булырга мөмкин. Иң дөрес гамәл – күкрәк тирәсендә сагайта торган теләсә нинди авыртулар сизелгәч үк ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итү. 

Күкрәк тирәсе авыртканда, ­кайсы вакытта ашыгыч медицина ярдәме номерын җыярга кирәк:
Кеше 40 яшьтән өлкәнрәк һәм аның йөрәк авырулары куркы­нычының бер яки аннан да күбрәк билгеләре: гаиләдән килгән инфаркт һәм инсульт, тәмәке тарту, симерү, аз хәрәкәтләнүле яшәү рәвеше, холестерин арту, шикәр чире булса.
Кешегә йөрәк-кан тамырлары чире диагнозы инде куелган булса. 
Күкрәк тирәсендә көчле итеп кысып алу, сулыш алырга комачаулаучы яки бик көчле авыртулар булса.   
Авырту булганда күңел болгану, хәл­сезлек, сулыш кысу, тирләү, ага­рыну, баш әйләнү, аңны югалту күзәтелсә.
Күкрәк тирәсендәге авырту җил­кәгә, кулга һәм казналыкка таралса. 
Гәүдәнең әлеге өлешендә кайчан да булса элегрәк була торган авырту тойгылары чамадан тыш көчлерәк булса. 
Авырту шомлану, курку, начар хисләр тудырса.   
Авырту 15-20 минуттан басылмаса. 
Авырту һаман саен көчәя барса. 

Реклама

Ашыгыч медицина ярдәменең телефон номеры – 03, 103.

Райондагы медицина учреждениеләренең телефоннары:
регистратура – 2-54-77,
балалар консультациясе – 2-57-96,
бала тудыру бүлеге – 2-54-85,
Олы Тархан участок хастаханәсе – 2-50-02,
Олы Шәмәк табиб ­амбулато­риясе – 5-66-04.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе бүлекләре:
терапевт бүлеге – 2-54-79,
хирургия бүлеге – 2-54-78,
инфекция бүлеге – 2-54-76.
Кәрәзле телефоннан шалтыратканда телефон номерын җыйганчы башта –  884373не өстәргә кирәк. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев