Курчакны туй машинасының капотына утыртып куйганнар
“Тәтеш таңнары” газетасының 13 апрелендә (25нче сан) басылган фотокүргәзмә – район халкында бик күп фикерләр уятты.
(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Аларның кайберләре ялгышты, берничәшәр тапкыр шалтыраттылар, төгәллек керттеләр, ә кайберүләр шунда ук дөрес җавап биреп кенә калмыйча, Ленин урамындагы әлеге бина белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бүгенге көндә анда кибет урнашкан.
Зөһрә Зиннәтова:
– Ленин урамындагы бинаны таныдым, элек ул “Детский мир” кибете иде. Анда балалар өчен кием-салымнар, уенчыклар, канцелярия товарлары саттылар. Кайчандыр без анда ясалма чыршы сатып алган идек, балалар мондый яңа ел бүләгенә бик шатландылар, һәм әле күп еллар бергә бизәдек.
Марина Гайнетдинова:
– Мин белгәндә анда уенчыклар, балалар киемнәре саттылар. Минем туган көнемдә әни белән кибеткә баруыбызны һәм ул миңа бүләккә уенчык савыт-саба яки курчак сайларга әйтүен хәтерлим әле, мин матур курчак сайлап алган идем.
Михаил Мечтанин:
– Бу элекке культмаг. Анда беренче тапкыр зур һәм кыйммәтле әйбер – “Восход” мотоциклы сатып алган идем. Мин нефтебаза заправкасында эшләдем, миңа 18 яшь иде, мотоциклым булуын бик теләдем, ә ул 430 сум тора иде, ул чакта кредит рәсмиләштердем һәм ел буе түләдем. Тик моңа үкенмим, мотоциклда сөйгән кызымны, ә соңыннан хатынымны Монастырскийга илтә идем, техника миңа яхшы хезмәт итте. Ә йорт төзегәндә һәм улым да тугач, мотоциклны сатарга туры килде. Кыскасы, уңышлы сатып алу мине аклады, акча гаилә өчен файдага булды. Кибеттә Вера Ивановна Гордеева белән Маруся Михайлова эшләде.
Владимир Янышев:
– Бу элеккеге “Детский мир”. Анда уенчыклар, канцелярия товарлары, спорт товарлары саттылар. Мин кинотеатрда киномеханик булып эшләгәндә, 1965 елда аннан велосипед сатып алган идем. Ул Бизяевкага, Питомникка һәм Кашкага кино күрсәтер өчен барырга кирәк иде. Ә кичен караңгыда барырга туры килгәнлектән, велосипед фарасы, генератор сатып алдым.
Николай Маврин, Килдеш:
– Элеккеге культмаг бинасын таныдым. Хәзер инде анда ниләр булуын искә төшерә алмыйм, 80 яшь бит инде, мотоцикл сатып алуымны төгәл әйтә алам, ләкин сатып алу уңышсыз булып чыкты, тиз җимерелде, ремонтладык һәм тагын җимерелде.
Талип Нәбиуллин, Байраш:
– Бинаны таныдым, бу гастроном. Элек кибет калай белән тышланган дүрт мич белән ягылды, утын һәм күмер ягып җылытылды, төтен юллыклары бар иде.
Нина Овчинникова:
– Бу безнең яраткан “Детский мир” кибете иде. Без мәктәптән шунда йөгерә, уенчыкларны карый идек. 90нчы елларда тәэмин ителеш начар булды. Шәһәр Советында безгә карточкалар бирделәр, һәм без балалар киемнәре алыр өчен әлеге кибеткә бардык. Чиратта басып торырга да туры килде, кешеләр аралашты, беркем дә алга керергә омтылмады, низаг куптармады. Тәтешлеләр бер-берләрен белделәр, хөрмәт иттеләр, шәһәребез искиткеч, биредә бердәм кешеләр яши.
Светлана Камфарова:
– “Детский мир” белән якты хатирәләрем бәйләнгән. Кибет яныннан үтеп китеп барам, ә аннан ялтырап торган ачык көрән төстәге матур фортепиано күтәреп чыгып киләләр, мин гаҗәпләнеп туктап калдым, тыным кысылгандай булды һәм башымда бер уй барлыкка килде: “Миңа да шундый булсын иде!” Кибеттән әни чыкты һәм: “Бу сиңа”, – диде. Аннары мин горур рәвештә шофер янына кабинага кереп утырдым да, без аны өйгә алып кайттык.
Роза Чахирева:
– “Детский мир” безнең яраткан кибетебез иде. Без анда еш кердек, уенчыклар карадык, андагы сатучылар ачык йөзле иде, безне беркайчан да ачуланмадылар, Вера апа Мигушкина булуын хәтерлим. Бервакытны әни миңа бик матур курчак сатып алды, ул ак чәчле, зәңгәр күлмәкле һәм ак бантлы иде. Ул миңа бик ошады, мин аның белән еш уйнадым, киемнәр тектем. Бервакыт әни челтәр пәрдәләрен юды, ә мин аның бер җирен кисеп алып курчакка күлмәк теккән идем. Әни мине орышмады, ә кырыс итеп: башта рөхсәт сорарга кирәк иде дип әйтте. Һәм иң кызыгы шунда – әлеге курчакны без ирем белән никахлашу көнендә туй машинасы капотына утыртып куйган идек.
Иван Авдонин:
– 30нчы елларда “кибет” сүзе юк иде әле, бу бинаны кызыл лавка дип атап йөрттеләр, сәүдәгәрләрдән соң шундый исем калды. Анда повидло эчлекле вак конфетлар, кызыл сызыклы ак төстәге прәннекләр сатылуын хәтерлим әле. Уртада көмеш касса тора иде, сатып алучылар үзләренә кирәк әйберне сорап алдылар. Аннары әлеге кассаны шәһәр даруханәсенә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев