Күренекле табиб Вахитов урамында туган
Октябрь башында безнең газета битләрендә “Вахитов урамы: үткәнгә сәяхәт” дигән язма бастырылды, аңа карата берничә җавап хаты алдык.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Шәһәрле Мария Зеленцова журналистларга Вахитов урамында туган табиб Илдар Камалов белән таныш булуы турында сөйләде, бу Милица Иванованы шактый гаҗәпләндерде. Ул шушы урамның тарихы турындагы мәгълүматларны җыя, ләкин анда Камаловлар гаиләсе яшәгәнлеген белмәгән.
– Мария Зеленцова хатирәләре басылып чыкканнан соң, миңа Гүзәлия Насыйбуллина (Гыйзиева) шалтыратты. Камаловлар аларның туганнары булып чыкты. Табиб Илдар Исхаковичның Вахитов урамындагы 11нче йортта (элекке нумерация буенча 47нче) тууы хакында сөйләде. Ни аяныч, йорт юк, ул янды, хәзер аның урынында үлән каплаган буш урын тора. Йортта берничә гаилә, шул исәптән ире Исхак белән Гөлчирә Камалова да яшәде. Аларның улы Илдар (булачак табиб – медицина фәннәре докторы, профессор) туды. Ул җиде яшькә кадәр фәкать татарча гына сөйләште. Аннары гаилә Казанга күченеп китте. Аның әтисе Исхак ел саен Тәтешкә Сабан туена кайтып йөрде. Гүзәлия әтисе белән ничек итеп Казанда Камаловларда кунакта булуларын, бергәләп В. И. Ленинның музей-йортына баруларын хәтерли, – дип сөйли Милица Николаевна. – Биографик мәгълүматларның күбесендә табиб Илдар Камалов Казанда туган диелгән. Ләкин бу алай түгел. Ул 1939 елның 25 апрелендә Тәтештә Вахитов урамында туган.
Биографиядән:
Илдар Исхак улы Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, беренче җиде елда Буа һәм Яшел Үзән районнары үзәк хастаханәләрендә табиб-хирург булып эшләгән. Ул участок, районара, шәһәр хастаханәләреннән, медсанчастьтән алып өлкә һәм республика хастаханәләренә кадәрге табиблык эшчәнлегенең барлык баскычларын узган. 17 ел табиблык эшчәнлегеннән соң фәнгә килгән, югыйсә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән 1969 елда ук актив шөгыльләнә башлаган булган. 1971 елдан аның хезмәт, җәмәгать эшчәнлеге Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты белән бәйле, ул анда 14 ел нейрохирургия бүлегендә эшләгән һәм табиб-рентгенологтан өлкән фәнни хезмәткәргә кадәрге юлны үткән. 1972-1985 елларда Илдар Исхак улы Казан ГИДУВның табиб-курсантларын укыткан, аннары Целиноград һәм Башкортстанның медицина институтларының рентгенология һәм медицина радиологиясе кафедрасына җитәкчелек иткән. Ә 1994 елдан Казан дәүләт медицина институтының нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасына җитәкчелек иткән.
Профессор Илдар Камалов 2015 елның 23 сентябрендә вафат булган.
фото: cyberleninka.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев