Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыңгырау чыңы

Тәтеш районы Пролей-Каша авылы журналистларны һәм тарихчыларны җәлеп итеп, беренче чиратта, үзенең үзенчә­лекле атамасы белән кызык­тыра.

(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы). Тәтеш районы Пролей-Каша авылы журналистларны һәм тарихчыларны җәлеп итеп, беренче чиратта, үзенең үзенчә­лекле атамасы белән кызык­тыра. 

Бу сәбәптән төрле чыганак­ларда аның хакындагы мәгъ­лүматлар бихисап, әм­ма җирле яшәүчеләр сөйләгәннәрдән дә кадерлерәк нәрсә була алсын?

Китапханәче Вера Гнусарькова белән торак пункт буйлап иртәнге сәяхәткә кузгалабыз. Аның белән Гражданнар сугышы геройлары һәйкәле янында очрашабыз һәм авыл эченә таба юл алабыз. Гаҗәп, әмма тарихи кыйммәтләрне чагылдыручы биналар Пролей-Кашада юк, шуңа да карамастан, аның хакындагы беренче тапкыр искәртүләр 1618 ел белән даталанган. Бу гади итеп аңлатыла: аларның барысы да агачтан булган һәм сакланмаган. Юл уңаенда без совет вакытындагы корылманы очратабыз, анда кай­чандыр балалар бакчасы урнашкан булган: хәзер ул буш.

Вера Васильевна әйтүенчә, авылда Тәтеш, Ульян, Самара, Мәскүдән җәй айларында торырга кайтучыларның дача йорты күп. Әлеге урыннарда туып-үсүчеләрнең пенсиягә чыкканнан соң, туган якларына кайтып яшәргә теләүчеләре дә бар. Бер нәрсә күңелне тырный, Пролей-Кашада яшьләр юк диярлек.
Бизәкләп ясалган йөзлек­ләр һәм яңа буялган өйалды бакчалары белән йортлар кайбер җирләрдә хуҗалары калдырып киткән буш ызбалар белән аралашып утырган, буада биек булып үскән камышлар искән җил уңаена кыштырдый. Өлкән яшьтәгеләр әйтүенчә, кайчандыр анда бала-чага балык тоткан, су коенган.

Кильна аша салынган кү­перне үтәбез: ул кайчандыр авылны “рус” һәм “чуаш” ягына бүлеп торган. Шул вакытлардан соң күпме су­лар аккан, хәзер елганың ике ягында руслар да, чуаш­лар да яши.

Александра Полянина – Пролей-Кашадагы өлкән кешеләрнең берсе, без нәкъ тә менә аның янына барабыз. Торак пунктның үзәге аркылы Тәтеш – Ульян юлы уза, авылның әлеге өлешен җирлектәгеләр Яңа линия дип атап йөртә. Биредә барлык инфраструктура диярлек урнашкан: кибет, почта бүлеге, әле тагын мәктәп тә булган, ләкин аңардан бары тик нигезләре генә торып калган – авылда яңа ук йорты төзегәннәр. Почта бүлеге бинасы янында бер гасырлык юкә киң ябалдашларын җәеп тирә-юньне бизәп тора. “Аның төбенә дин әһелләрен җирләүләрен миңа каенанам сөйләгән иде. Элек бу урында чиркәү булган”, – ди Вера Васильевна.

Александра Полянина Пролей-Кашада туып-үсә. Гыйбатханәдән ничек итеп хач һәм кыңгырауны салдырып алуларын ул гомерлеккә исендә калдырган. “Бу 1942 яки 43нче еллар, мин икенче сыйныфта укый идем. Без мәктәптән кайтып киләбез, ә монда чиркәүне җимерәләр диләр. Янына бардык. Ә аннан иконалар, яулыклар ташыйлар. Чиркәү зәңгәрсу төстә, аңа юл ягыннан керү һәм ике чыгу ишеге бар иде. Эчкә үттек, ә анда ир-атлар әйберләрне тузгыталар, кайберләре кулларыннан төшеп китә, тузан күтәрелә. Әбиләр елыйлар. Әни безнең чиркәүне 1906 елда төзеделәр диде. Кыңгырауны ничек салдырып алганнарын да күрдем әле. Ул зур һәм каты чыңлый иде. Халык кышын Тәтешкә икмәккә йөрде, ә кайткан чакта буран котыр­ган чаклар да булды. Юл күренмәгәндә, кыңгырау кагалар, һәм шуның авазына юнәлеш алып кайталар иде. Кыңгырау егылып төште дә җиргә батып керде, аннары кайда киткәнлеген – белмим. Ә хачка җирле ир-ат җеп бәйләде дә, үзе тарта  үзе төшереп җибәрәм дип кабатлый. Мин өйдә идем, тәрәзәдән карап тордым”, – дип сөйли Александра Петровна. Аның әйтүенчә, Пролей-Кашада үзләренең янгын частьләре дә, бала тудыру йорты белән хастаханә дә, җил тегермәне дә, чуаш, урта һәм башлангыч мәктәп тә булган, соңгысына Митрофанов йорты дигән исем бирелгән. “Ул кулак дип сөрелгәннәргә тиеш булган күрәсең”, – дип аңлата хатын-кыз. Чиркәү бинасына вакытлар узу белән авыл Советы һәм китапханәне урнаштыралар.

Халык авылның күп өлешенә һәм почмагына, округ­лардагы урыннар кебек, төрле вакытта үз атамасын биргән. Биредә Зур һәм Кече утраучыклар, Тропочка, Басштановка, Текә тукталыш, Карпеев чокыры, Бүре базы, Караскуль-күл...  бар. Ә авылны нигә Пролей-Каша дип йөртүләрен Александра Петровна да, Вера Васильевна да Богдашкинодан күченеп төпләнүчеләр турындагы фаразларга нигезләнәләр. Юлбасарлар һөҗүм иткәндә алар учакка асылган казанда әзерләнгән ботканы әйләндереп кап­лаганнар. Әлеге хәл торак пунктның кайсы җирендә булганлыгы хакында тарихта берни дә юк.

Июль аеның эссе көн уртасы, авыл урамнары бушап калды. Бер гасырлык юкәнең яфраклары шыбырдаганы гына ишетелә, алар әйтерсең лә юлчыларга адашмаска ярдәм итеп, гыйнвар суыгында ничек итеп кыңгырау кагуларын кемгәдер сөйләргә телиләрдер сыман.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев