Кыңгыр эшләр турында
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, узган елның декабрендә һәм 2023 елның гыйнварында берничә хокук бозу теркәлгән.
(Тәтеш, 22 январь, “Тәтеш таңнары”).
Машинадан зур суммада акча югалган
Унысыннан алып унөч декабрь көннәрендә Тәтеш кешесенең машинасыннан акчасын урлаганнар. Янчыктан 40 мең сумны чәлдергәннәр. Оператив-эзләү чарасы барышында полицейскийлар урлауда шикләнелгән кешене ачыклаганнар. Ул Буада яшәүче, шәһәребездәге шәхси эшкуарларның берсендәге автосервиста эшләүче 23 яшьлек ир-егет булып чыккан.
Туганнарча түгел...
Кушкуй авылында яшәүче 14нән 15 декабрьгә каршы төндә, үзе белән спиртлы эчемлек эчеп утырганда килеп чыккан бәхәс вакытында туганын кыйнаган. Бу беренче очрак кына түгел икән, ул инде элек тә белә торып сәламәтлеккә зыян китергәне өчен хөкем ителгән булган.
Суга икән – бу әле ярата дигән сүз түгел
Тәтеш кешесе 19 декабрьдә районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз янына барган. Хатын-кыз, кече яшьтәге өч баласы булган ана, спиртлы эчемлекләр эчкән. Килеп чыккан ызгыш барышында ир-ат балалар күз алдында йорт хуҗабикәсенә сугып җибәргән. Полицейскийлар билгеләп үткәнчә, тәтешле элегрәк кеше үтергәне өчен хөкем ителгән булган.
Тәтешчә харакири
Яңа ел бәйрәмнәре – хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр өчен эшнең кайнап торган вакыты.
Кемнәрдер гаилә белән тынычлап ял иткән арада, исерек килеш җәнҗал куптаручылар да табылып тора.
2022 елның 30нан 31 декабрьгә каршы төнендә 32 яшьлек тәтешле, бергә яшәүче хатын-кызның өендә спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта, килеп чыккан бәхәс барышында, аның кече яшьтәге баласы күз алдында касык турысына бер тапкыр пычак белән кадап, сәламәтлегенә зыян китергән. Шуннан соң, куркып калып, үзенең дә корсагына бер тапкыр кадаган.
Шикләнелгән кешегә карата РФ ҖКның 111нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Карате алымнарын кулланган
Яңа елның икенче көнендә полициягә Тәтештә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аңа үз фатирында исерек ире ызгышкан вакытта бер тапкыр аягы белән күкрәгенә һәм ике тапкыр йөзенә типкән.
гомеренә куркыныч янаган
Район авылларында яшәүче балигълык яшенә җитмәгән берәү, башында, йөзендә, өске иренендә күп җәрәхәтләр булу, баш мие селкенү сәбәпле, авыруларга ярдәм итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү барышында шунысы ачыкланган, зыян күрүче үзенең танышы өендә булган, анда шулай ук аның 1988 һәм 2003 елларда туган ике авылдашы да килгән. Спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда кинәт кенә бәхәсләшә башлаганнар һәм ир-атлар үсмерне кыйнаганнар, аны өйдән чыгармаганнар, өстәвенә шикләнелгән кешеләрнең берсе балигълык яшендә булмаучының өстенә бензин сипкән һәм ут төртәм дип янаган. Җинаять эше кузгатылган.
Фягаларны һәм чиләкләрне чәлдергәннәр
Пролей-Каша авылында узган елның 20нән 30 декабрь көннәрендә, караклар, бикләү җайланмасын җимереп, бер йортка кергәннәр һәм аннан 40 литрлы алюминий флягасын, 10 литрлы чиләкләрен, электр белән эшли торган кайрау җайланмасын алып чыгып киткәннәр. Урлау гамәле турында полициягә Ульяновскида яшәүче хатын-кыз хәбәр иткән. Зыянны хатын-кыз 5400 сумлык дип бәяләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев