Кыш бабайга теләкләрен язганнар
Байраш авылы мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән һәм Рамил Ильясовлар авылның башлангыч сыйныф укучыларын Кыш бабайга хат язар өчен мәдәният йортына кунакка чакырганнар.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Балалар күңелләрендә булган хыялларын, теләкләрен ак кәгазь битенә яздылар. Алар һәркайсының үзенә бер төрле булгандыр инде. Тылсымлы бәйрәм җиткәндә ниндидер яңалык, могҗиза булыр кебек көтәбез бит барыбыз да. Ә балалар күңеле аеруча да. Алар өчен Яңа ел – һәрбер теләк чынга аша торган бәйрәм булып тора. Шуңа да балалар хат язгач, аны конвертка салып, ябыштырып куйдылар. Хәзер инде алар суык бабайдан җавап – күчтәнәч килүен түземсезләнеп көтәләр. Ул һичшиксез чынга ашыр, – диләр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев