Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызамыкны профилактикалау

Кызамык – инфекцияле чир, ул балачактагы кебек, шулай ук олы яшьтә дә куркыныч.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Солтан Мантов).  Тәтеш үзәк район хастаханәсенә 18 – 35 (2019 елга планнан тыш профилактик прививкалар) һәм 36 – 55 яшькә (куркынычлылык  төркеменә керүче затлар, 2019 елга планнан тыш профилактик прививка) кадәрге затларга организмны авыру йогудан саклау өчен вакцина кайтты.

Кызамык – инфекцияле чир, ул балачактагы кебек, шулай ук олы яшьтә дә куркыныч. Бу гомуми интоксикация, лихорадка, өске сулыш юллары, күзләр тимгелләнүгә охшаш ялкынсынуны китереп чыгаручы кискен вируслы чир. 
“Кызамык нәрсәсе белән куркыныч һәм аңардан ничек сакланырга?” – әлеге сорауга җавап табу өчен без баш табиб урынбасары На­талья Знатновага мөрәҗәгать иттек.  

“Чир вирус тарафыннан килеп чыга, ул авыз, борын һәм күзләрнең лайлалы тышчасы аша организмга үтеп керә. Кызамык вирусы тышкы мохиттә тотрыксыз: яктылык, ультрафиолет нурлар, температура, кибү йогынтысыннан тиз үлә.

Зарарлануның бердәнбер чыганагы – авыру кеше. Вирус төчкергәндә, йөткергәндә, аралашканда тарала. Әгәр кеше кызамык белән авыр­маган яки әлеге инфекциядән прививка ясатмаган булса, ул чакта чирле кеше белән элемтәгә кергәндә әлеге очрак йөз процент диярлек килеп чыга. Авыру гомуми интоксикация билгеләре белән кискен рәвештә башлана: температура 38 градуска кадәр һәм аннан да югары күтәрелә, ашыйсы килмәү, йокысызлык, сүлпәнлек, баш авырту барлыкка килә. Чирнең беренче сәгатьләрендә көчле томау, төчкерү, коры каты йөткерү килеп кушыла, тавыш карлыга, конъюнк­тивит күзәтелә. 4-5 көннән тәндә тимгелләр барлыкка килә. Кызамык вакытында куркыныч өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин: трахеобронхит, пневмания, отит, гепатит, лимфаденит, энцефалит, – дип кисәтә табиб. – Кызамык белән гомер эчендә бары тик бер генә тапкыр авырырга мөмкин, аңардан соң организмда ныклы иммунитет эшләп чыгарыла. Безнең илдә кызамыкның көчле эпидемиясен гомуми вакцина ясау ярдәмендә булдырмый калуга ирешелде”.

Профилактик прививкаларның Илкүләм календаре нигезендә, балаларга кызамыкка каршы планлы вакцинация 12 ай вакытта ясала һәм тагын бер тапкыр – 6 яшьтә. Авырмаган, прививка ясатмаган, бер тапкыр прививка ясаткан, кызамыкка каршы прививка турында мәгъ­лүматлары булмаган өлкәннәргә: 18 – 35 яшьтә (кертеп);  36дан 55 яшькә (кертеп) кадәрге куркынычлылык төркеменә керүчеләргә (медицина һәм белем бирү оешмалары, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкәдәге оешмалар хезмәткәрләренә, вахта ысулы белән эшләүчеләргә, РФның дәүләт чиге аша кертү-чыгару пунктларында дәүләт контроле органнары хезмәткәрләренә). “Вакцинаны кызамык белән чирләүче белән аралашучы, прививка ясатылганмы яки үткәндә кызамык кичерү турында ышанычлы мәгълүматы булмаган һәркемгә ясатырга кирәк, – дип ассызыклый белгеч. – Кызамыкка каршы вакциналар ышанычлы иммунитет булдыра. Вакцина ясау чир артуны кисәтә, хәтта ул эпидемия хәлендә начарланган вакытта да. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев