Һәлак булучылар истәлегенә агач утыртабыз
“Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемгә истәлек буларак 27 миллион агач утырту ниятләнә.
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары"). Шәхси йортларда яшәүчеләр 22 июньгә кадәр дәвам итүче акциядә бүгеннән үк катнаша ала. Моның өчен үзеңнең җир кишәрлегеңә агач утыртырга, аны фотога төшерергә, социаль челтәрдә #СадПамятиДома хештегы белән урнаштырырга кирәк.
Шулай ук садпамяти2020.рф сайтына үзегезнең агачның интерактив картасын кертә аласыз.
Әгәр сез фатирда яшисез икән, балаларыгыз белән бергә соңрак утыртырга тиешле агачның рәсемен, кул эшләнмәләрен, аппликацияләр ясагыз, киләчәктә кем хөрмәтенә “тере агач” утыртачагыгызны сөйләгез, һәм социаль челтәрдә #СадПамятиДома хештегы белән фоторәсемне урнаштырырга онытмагыз.
Үзегезнең социаль челтәрдәге битегезгә сугышта катнашкан якыннарыгыз, туганнарыгызның батырлыгы турындагы тарихны бастырыгыз. Үзегез утыртырга әзерләнгән агачның урыны, моның кайчан мөмкин булуын, #СадПамятиДома хештегы белән күрсәтегез.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев