Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленин урамын төзекләндерү акциясен хуплап

Районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары Тәтештәге үзләре яраткан сәнгать мәктәбе урнашкан Ленин урамын яңартып төзекләндерү уңаеннан уй-теләкләрен җибәрде.

(Тәтеш, 11 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Аларның анкеталарының кыскача өземтәләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Шәһәрдә, шул исәптән мәктәп янәшәсендә велосипедлар кую урыны урнаштыру буенча да
тәкъдим керде.

Балалар пенсионерлар, шулай ук сабыйлары булган яшь аналар һәм туристлар турында да
кайгырткан.

“Шәһәргә һәм Идел яры территориясенә ял итү өчен матур эскәмияләр бик кирәк, – дип саный балалар.

– Урамны үзенчәлекле яктырткычлар бизәп торса, бик яхшы булыр иде.
Сәнгать мәктәбен ноталар, скрипка ачкычлары белән матурлап була, ә балалар  итапханәсен – китаплар, әкият геройлары сурәтләре белән”.

Ленин урамындагы кибетләрне “тәртипкә китерергә, баллы ризыклар һәм иҗат итү өчен
балалар товарларыннан торган яңа кибет ачарга кирәк”.
Укучыларның барысы да гүзәллек өчен чыгыш ясый: аларның планында – җәнлекләр, кошлар төрендә ясалган декоратив куаклыклар булдыру.

“Шәһәр үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәл урнаштыру тәкъдиме керде.

Стоматология поликлиникасы янында, “балаларга тешләрне нигә дәваларга һәм теш табибыннан куркырга кирәкмәгәнлеген аңлатып торгандай”, теш табибының сурәтен
кую буенча шактый тәкъдимнәр булды”, – дигән мәгълүматны җиткерде балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина.

– Бассейн, балалар театры, батутлар урнаштыру хакында бөтенләй дә үзенчәлекле булган
тәкъдимнәр керде.

Ә сораштыруда катнашучыларның берсе Ленин урамының исемен Яшь тәтешле итеп
үзгәртергә тәкъдим итте”.

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары Елена Филиппова белән Елена Никитина үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча без, өлкәннәр, нинди йомгак
ясый алабыз?

Безнең балалар – акыллы, игелекле, матурлыкны яратучылар. Һәм әлбәттә инде, алар – туган якның чын ватанпәрвәрләре.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев