Әлифба белән саубуллашканнар
Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.
(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таңнары», Дания Хәлимова). Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә белем иленә ачкыч бирүче Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсе булып узган.
– 1нче сыйныф укучысы Хәмитова Әминә Әлифбаны уку белән беррәттән, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга да өйрәнде, – ди бәйрәмне оештырган мөгаллимә Гүзәлия Гафиятуллина. – Шундый сыйфатларга ия булуда сыйныф җитәкчесе Фирдания Миннуллинаның да өлеше зур. Әминә сыйныфта үзе генә булганга күрә, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган монтажда башка сыйныфтагы укучылар да катнашты. Бәйрәмне “Әлифба” (Әдилә Хәмитова), “Азбука” (Снежана Кәбирова), “Әдәби уку” (Зилә Шакирова), Алфавит (Ләйлә Латыйпова) тагын да күңелле иттеләр, алар Әлифбаны озаткач, күмәкләшеп “Туган тел”не җырладылар.
Гүзәлия Нурулла кызы уртаклашканча, мәктәп мөдире Нурфия Нәфигыйна, укытучы Гөлнур Вәлиева, аш пешерүче Асия Хәйретдинова 1нче класс укучысын Әлифбаны уңышлы тәмамлавы белән котлап, аңа истәлекле бүләкләрен тапшырганнар.
– Коронавирус вәзгыяте аркасында бәйрәм әниләрдән башка гына узды. Ләкин балаларның берсе дә ямансуламады, аны онлайн рәвештә үткәрдек. Шуңа да Әлифба бәйрәме һәрвакыттагыча күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды, – диде Гүзәлия Гафиятуллина күңел кичерешләре белән уртаклашып.
рәсемдә: Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә Әлифба бәйрәмен уздырдылар./ФОТО: АСИЯ ХӘЙРЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев