Реклама
Җәмгыять
Мәчетләр изге юлга, яхшылыкка өнди
Алабирде кешеләре мәчетнең эшчәнлегенә куанып, авыл имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллинны хөрмәт итәләр.
(Тәтеш, 6 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина).
– Безнең авылда яңа мәчеттә тәүге азан тавышы 1997 елның 1 августында яңгырады. Мәчетебез шул вакыттан алып авыл халкының булышлыгын тоеп көн күрә. Мин дә нәкъ шул чактан алып авыл имамы булып эшли башладым. Авылда мәчет ачылган мәлдә мин Байраш мәктәбендә гарәп телен укыта идем һәм шуннан соң туган авылыма имам итеп билгеләп куйдылар. Ике эшне берьюлы алып бардым. Аңа кадәр Казандагы мәдрәсәдә 4 ел югары белем алган идем. Дин гыйлеме алуым әлегә кадәр минем хезмәтемдә мөһим урын алып тора. Авылдагы дини йолаларны да үзем башкарам, – дип сөйли Рөстәм хәзрәт.
Әңгәмәдәшем билгеләп үткәнчә, ул 2003 елда Алабирде мәктәбендә тарих һәм хезмәт укытучысы булып эшли башлаган. Хәзерге вакытта мәктәптә фәкать 4нче сыйныфлар өчен генә “Дин тарихы нигезләре” фәнен дә укыта икән. Мәчет бер карасаң авылның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аллаһ йорты кешеләрне тәртипкә салуда, әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләсендә зур әһәмияткә ия.
– Шунысы сөендерә, мәчетебездәге мәдрәсәдә балалар өчен һәр көнне кич белән өстәмә укулар алып барыла. Ә инде кышларын өлкәннәр өчен дин гыйлеме: гарәп теле графикасы һәм “Ислам дине нигезләре” укытыла. Җомга намазына олылар да, яшьләр дә, балалар да килә. Мәхәлләбездә барлык уңайлыклар да бар. Газ кертелгән, җылы. Мәчет чыгымнарын дини ашлар үткәргән вакытта җыелган акчага каплыйбыз. Ә инде ремонт ясаганда иганәчеләр бик булыштылар, көндәлектә инде сәдака акчасына яшибез, – дип уртаклашты Рөстәм Тәлгать улы.
Алабирде авылында халык та күмәк икәнлеге ачыкланды.
– Бездә авыл халкы ярдәмчел, киң күңелле. Һәр эшкә бердәмләшеп алыналар. Мәсәлән, 1нче май көнне һәр елны зиратларда өмә үткәрелә. Ул вакытта инде читтәге авылдашлар да бик күп кайта. Бергәләп тәртип урнаштыргач, мәчет янында өйлә намазы укып әрвахларга дога кылабыз, 150ләп кешегә табын әзерләп коръән ашы уздырыла. Ир-атлар зиратта эшләсә, хатын-кызлар аш-суны барлап, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алалар, – диде авылдашларына җылы теләкләрен белдереп Рөстәм хәзрәт. – Мәчетебез ишекләре һәрчак ачык. Хәтта мөсафирлар да үтеп барышлый кереп, намаз укып китәләр. Мәчетләр гомер-гомергә изге юлга, яхшылыкка өнди торган изге урын булып тора.
фотоларны Рөстәм Гарифуллин тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев