Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгълүмат сакланып калачак

Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсенең ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә.

– Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре нәрсәдә? – дип сорый авыл кешесе Виктор З.

– Электрон хезмәт кенәгәсе – гадәти документның заманча форматы, аның төп плюсы – хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны тиз һәм җайлы күрә ала.
Цифрлы документның эчтәлеген тикшерү өчен, өземтәне алырга уңайлы ысул белән заказ бирегез: соңгы эш урынында, РСФ клиентлар хезмәтендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге офисында, дәүләт хезмәтләре порталында, – дип аңлата Ирина Большакова. – Алынган мәгълүматны саклап калырга, бас­тырып чыгарырга яки электрон почтага җибәрергә мөмкин. Әгәр дә мәгълүмат төгәл яки тулы булмаса, төзәтү өчен гариза тутырыгыз һәм раслаучы документларны теркәгез.

Эшләүче гражданнар хезмәт кенә­гәләрен алып бару форматын үзләре сайлый ала, кәгазь вариантын калдыра яки цифрлы документка күчә ала. Әгәр дә сез беренче тапкыр рәсми рәвештә эшкә урнашсагыз, сезнең эш стажыгыз турындагы мәгълүмат бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр