Максат – акчаны экономияләү
Дәүләт сатып алуы – ул бюджет учреждениеләренә һәм дәүләт компанияләренә товарларны, хезмәтләр күрсәтүне иң кулай бәяләрдән табу өчен төп ысул.
(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). Район башкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Юлия Гасимова Тәтеш районында дәүләтнең сатып алу системасы ничек гамәлгә ашуы турында сөйләде.
– Юлия Геннадьевна, дәүләт сатып алуының барышы ничек гамәлгә ашырыла?
– Иң элек шунысын әйтәм, аларның максаты – заказчыларның акчасын экономияләү. Электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләрнең яки кирәкле продукциянең төгәл тасвирламасы булган заказларны урнаштыру безнең беренче адым булып тора, анда һәрбер эшкуар, торгларда катнашырга теләүчеләр, үзенең гаризасын калдыра ала.
“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында”гы Федераль закон нигезендә, бюджет һәм бюджеттан тыш акчалардан нәтиҗәле файдалану, намуслы көндәшлекне үстерү, ачыклыкны һәм күренеп торучанлыкны тәэмин итү, заказлар урнаштырганда ришвәтчелекне һәм башка хокук бозуларны булдырмау өчен район башкарма комитетында муниципаль заказчылар ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алуны, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне гамәлгә ашыру буенча бердәм комиссия төзелде.
– Комиссиянең бурычлары нинди?
– Бердәм комиссия тәэминатчыларны, подрядчыларны һәм башкаручыларны, ачык һәм үтә күренмәлелек принципларын, сатып алу көндәшлеген, бюджет акчаларының нәтиҗәлелеген һәм экономиялелеген билгеләгән вакытта закон таләпләрен үтәүне тәэмин итә, сатып алулар өлкәсендә ришвәтчелек һәм хокук бозу мөмкинлекләрен юкка чыгара.
Заказ урнаштыру нәтиҗәләре белән шәхси кызыксынган физик затлар комиссия әгъзалары була алмыйлар. Федераль закон таләпләр исемлеген төгәлләштерә, андый затларны комиссия составыннан чыгару тәртибен яза.
– Дәүләт һәм муниципаль сатып алу системасы ничек гамәлгә ашырыла?
– Башкарма комитет муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштыру эшләрен гамәлгә ашыруда вәкаләтле орган булып тора. Муниципаль заказчыларның һәм заказларны урнаштыру эшләрен башкаруга вәкаләтле органның үзара хезмәттәшлек Тәртибе расланылган.
Муниципаль заказ белән идарә итү барышын оптимальләштерү һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында заказ урнаштыру РФ рәсми сайтында урнаштырыла торган план – тәртип нигезендә гамәлгә ашырыла. Торглар һәм бәяләүгә запрослар уздыру турындагы белдерүләр казначылык һәм финанс органнары белән Электрон кибетләрдә килешенү үтә, аннары zakupki.gov.ru рәсми сайтында урнаштырыла.
Сатып алулар буенча Татарстанның дәүләт комитеты, “ГлавТатДорТранс” дәүләт казна учреждениесе муниципаль заказчылар ихтыяҗлары өчен аерым төрдәге (исемлек буенча: җиһаз, техника, сөт продукциясе, оргтехника) сатып алулар нигезендә бердәм (үзәкләштерелгән) торглар үткәрә.
“Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында”гы Федераль закон нигезендә, сатып алуны гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазифаи зат билгеләнә.
– Товар һәм хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчеләр ничек билгеләнә?
– Ачык конкурс, ачык аукцион һәм котировкаларга электрон төрдә запрос ясау бүгенгесе көндә тәэминатчыны (башкаручыны, подрядчыны) билгеләүнең төп ысулы булып тора. Җиңүчене билгеләгән вакытта потенциаль подрядчылардан (тәэминатчылар, башкаручылар) заказчыларны читләштерү әлеге ысулның төп өстенлекләренең берсе булып тора, бу ришвәтчелек күренешләренә чик куя.
Заказ урнаштыруда катнашучыларга сатып алу өлкәсендә явыз ниятләр булмасын өчен закон тарафыннан таләпләр исемлеге, шулай ук кайбер мәҗбүри һәм өстәмә таләпләр билгеләнгән. Заказчы кече эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар арасында сатып алу күләменең кимендә 25 процентын билгеләргә тиеш. Барлык сатып алулар да план – графиклар булдыру юлы белән, аларның максатларыннан чыгып, алдан планлаштырыла.
Конкурс барышының законлылыгы ТР Хисап палатасы, монополиягә каршы Федераль хезмәт, ТР Прокуратурасы тарафыннан күзәтеп барыла. Ачыкланган барлык хокук бозулар үз вакытында тулысынча тәртипкә китерелә.
– Заказчының квалификациясен арттыралармы соң?
– Әйе, Тәтеш районының 101 муниципаль заказчысы агымдагы елның октябрендә – ноябрендә квалификацияне арттыруның “Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар белән тәэмин итү” өстәмә һөнәри программасы буенча укулар узды. Барысына да квалификацияне арттыру буенча таныклыклар тапшырылды.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев