Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мал-туарларга игътибарлы булыгыз

Тилчә – авыл хуҗалыгы үсеш алган илләрдә иң киң таралган авыруларның берсе, ул икътисади яктан зур зыян китерә.

– Йорт һәм кыргый куш тояклы хайваннарда кискен рәвештә баручы әлеге чир температура һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, җи­лен тиресе, аяклар чабыру һәм кабарчыкланып чыгу белән күзәтелә. Барыннан да ешрак мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар авырый, сарыклар, кәҗәләр һәм кыргый куш тояклылар азрак бирешүчән. Кешеләр дә тилчә (ящур) чире белән авырырга мөмкин, әмма шулай да ул кешедән кешегә йокмый. Кеше организмы өчен ул җитди зыян китерми, ләкин көчле өзлегү куркынычы бар, – ди районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Авыру хайваннар чирнең чыганагы булып тора, шул исәптән авыруның инкубацион (яшерен) чоры булганда, ул гадәттә 1 көннән 7 көнгә кадәр, ә кайвакытта 21 көнгә кадәр дәвам итә. Авыруны китереп чыгаручы матдә тышкы мохиттә тотрыклылыгы белән аерылып тора. Кеше организмына ул берничә юл белән эләгергә мөмкин: зарарланган тире япмасына яки лайлалы тышчаларга хайванны карый торган әйберләрдән, тирестән, аслыклардан һәм башкалар аркылы; авыру хайваннан ясалган ит продукциясеннән, сөтен кулланганда ризык аркылы; авыруны китереп чыгаручы матдәләр булган судан; йон, тирес кисәкчәләрен сулаганда һава-тузан юлы, вируслы селәгәйләр яки азыклар белән.

Инфекция һәм клиник билгеләр арасында – 1 – 7 тәүлек, сирәк очракта 21 тәүлек булырга мөмкин, дип ачыклык кертә белгеч. Авыру кис­кен барган вакытта сыерларда ашау начарлану, селәгәй бүленеп чыгуның артуы, аннары тән температурасы 40,5 – 41,5 градуска кадәр күтәрелү, хайванның хәлсез торышта булуы, азыктан баш тартуы күзәтелә. Икенче – өченче көндә аскы һәм өске иреннәрнең эчке өслегендә, аскы яңакның тешсез кырыенда, телендә һәм яңакның лайлалы тышчасында, кайбер хайваннарда тояклары арасындагы ярыкта һәм җиленендә кабарчыклар барлыкка килә.  Кабарчыклар 12 – 24 сәгатьтән соң сытыла, җәрәхәтләр пәйда була, бу вакытта тән температурасы нормаль хәлгә кадәр төшә, селәгәе күп булып ага башлый. Бозауларда тилчә көчле укшу, кикерү, косу күренешләре белән кабарчыкларсыз рәвештә була. Эре хайваннарның үлеме – 5 – 14 тәүлектән, яшь малларның 1 – 2 тәүлектән башлана.  

Дуңгызларда бизгәк, хәлсезлек, ашый алмау билгеләп үтелә. Зур дуңгызларда тилчә 8 – 25 көнгә сузыла, дуңгыз балаларында беренче 2 – 3 көндә ул малларны 60 – 80 процентта үлемгә китерә.

– Тилчә вирусының районга үтеп керүен булдырмау максатыннан, зоогигиена нормалары һәм хайваннарны асрау кагыйдәләре таләпләрен үтәргә, азыкны имин территорияләрдән сатып алырга һәм аларга ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрергә кирәк, – дип киңәш итә тәтешлеләргә Рәмис Гарипов. –  Хайваннарны асрау, азык сак­лау һәм әзерләү урыннарын даими рәвештә дезинфекцияләүне тәэ­мин итәргә кирәк; системалы рәвештә дератизация һәм дезинсекция үткәрү зарур. Ветеринария документлары булмаган рөхсәтсез сәүдә урыннарында хайваннар һәм терлек продукциясен сатып алмагыз, яңа сатып алынган барлык хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл хакимиятендә теркәгез, мәҗбүри карантин үткәрегез. Әгәр дә сез терлек чалырга ниятләсәгез, аны ветеринария белгече тарафыннан алдан тикшерүне тәэмин итегез, иткә һәм чалынган продуктларга ветеринария-санитария тикшерүе үткәрелергә тиеш. Хайваннарның тилчә белән авыруына шикләнгән очракларда кичекмәстән Тәтеш, Ветшәһәрчек урамы, 11а йорт адресы яки 8(84373)2-87-74 телефоны буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев