Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Маргарита Адайкина: Таркалмас бердәм гаиләдәй яшибез

Илебездә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 4 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Маргарита Адайкина, районның ветераннар хоры җитәкчесе:
– “Татарлар, руслар, чуашлар һәм мордвалар – таркалмас бердәм гаиләдәй яшибез...” – дип җырлар идем мин. Әлеге җыр юлларында бөек бәйрәмнең төп мәгънәсе бар – без гасырлар буе бергә яшибез, иҗат итәбез, балалар үстерәбез, төрле телләрдә җырлыйбыз һәм төрле милләттән булсак та, барыбыз да Аллаһтан яраткан туган җиребездә тынычлык булуын ­сорыйбыз.
Армине Налбандян, 
эшкуар:
– Тәтешкә мин 22 яшем­дә кайттым, аңлы тор­мышымның күп өлеше биредә узган булып чыга. Безнең районда искиткеч яхшы кешеләр яши, без күп дуслар таптык, өстәвенә төрле милләттәгеләрне. Без уртак табынга җыелганда янәшәбездә яшәгән төрле халыкларның ризыкларын татып карыйбыз, үзебез дә әрмәннәрнең сыйлары белән гаҗәпләндерә алуыбызга сөенәбез. Күп балалы гаиләбез өчен Татарстанның безне бәхетле иткән җиргә әверелүенә шатланабыз. Халыклар бердәмлеге көне – Россиянең барлык халыклары өчен бәйрәм, ә без – аның бер өлеше.
Альбина Фазлыева, 
Олы Тархан участок 
хас­та­ханәсенең 
баш табибы:
– Россия халкы өчен бу яңа бәйрәм түгел, традиция дәвам итә. Мәгънәсе шул ук килеш кала – халыклар көче бердәмлектә. Бүгенге вакыйгалар күз­леге аша караганда, шу­шы катлау­лы вакытта без тагын да ныграк берләшергә тиеш. Бу проб­лема сәла­мәтлек саклауга гына йөкләнергә тиеш түгел, безнең һәркайсыбыз үз гамәлебез, туганнарга, якыннарга, ватандашларга, соңгы чиктә үзебезнең Туган ил өчен җаваплы. Бердәмлек, ватанпәрвәрлек бүген безнең балаларда, киләчәктә чагыла, ул күбесенчә һәркайсыбыздан тора.

Халидә Новрузова, эшкуар: 
– Мин Әзербайҗанда, Бакуда тудым. Булачак иремне шунда очраттым, ул тәтешле булып чыкты. Туйдан соң ук без аның туган ягына кайтып киттек, мин аның хәтта кайда урнашкан икәнлеген дә белми идем, бераз куркытты – туганнар да, танышлар да юк. Бөтенләй дә таныш булмаган күршеләр, аннары белүемчә, медицина хезмәткәрләре Наталья Петровна белән Алевтина Рәшитовнаның ярдәм итәргә керүләре, радио алып килүләре көтелмәгән шатлык булды. Мондый мәрхәмәтлелеккә чын күңелдән сөендем. Гаиләбездә ике балабыз туды, алар чын тәтешлеләр. Мин аларның әниләренең дә туган телен, әзербайҗанча, белсеннәр дип тырышам. Янәшәмдә яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм, бары тик шул чакта гына тынычлык, татулык һәм бердәмлек булачак, 4 ­ноя­брь бәйрәме безгә тагын бер кат шул хакта искә төшерә.  
Юрий Мышев, 
Тәтештәге 1нче урта 
мәктәп педагогы: 
– Халыклар бер­дәмлеге көне минем өчен берничә мәгънәгә ия. Ул тарихта, 1612 ел­гы интервентлардан Россияне азат итү белән бәйле мөһим дата. Әлеге көн безнең күп милләтле дәүләтебезнең бердәмлеген символлаштыра. Бу көн Октябрь инкыйлабы җиткәнлеге белән бәйле. Бу көн безнең күп милләтле тату халкыбызның барлык авырлыкларны җиңеп чыга алу ышанычы. 
Бу көн әле мәктәп каникулына да туры килә, иҗат итәр өчен вакыт табылыр дип өметләнәм, көзнең соңга кадәр сузылуы да моңа йогынты ясый. 

Ирина Николаева, 
районның мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе: 
– Район мәдәният йортындагы тату коллективта эшлим. Хезмәткәрләр арасында районыбызда яшәүче барлык милләт вәкилләре бар. Район мә­дәният йорты базасында татар, рус, чуаш, мор­два коллективлары эшли. Фестивальләр, бәйрәмнәр уздырып, без бер генә милләтне дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Район җитәкчелеге безнең теләсә нинди башлангычларны – татар, рус, мордва һәм чуаш бәйрәмнәре булсынмы, барысын да хуплый. Татарстанда 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде – бу киләсе елга безнең эштә төп юнәлеш булачак та инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев