Марина Симкачева: Татарстан – минем йортым
Өч миллионнан күбрәк татарстанлы өчен 30 август – аерым дата – Республика көне, тәтешлеләр өчен әле тагын Шәһәр көне дә.
(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары"). Бәйрәм җитәр алдыннан без гәҗит укучыларыбыз белән аралаштык һәм аларның үз шәһәрләрен, республикаларын ни өчен яратуларын, соңгы берничә ел эчендә Тәтештә һәм Татарстанда нинди үзгәрешләр булуын ачыкладык.
Марина Симкачева: “Татарстан – бай тарихлы төбәк. Республикабызның үзенчәлеге шунда, һәрбер районда үзләренең тормыш рәвеше. Тәтеш – тыныч тын шәһәр. Шәһәрнең төзекләнү планында яхшырулар күренә: шәһәр үзәгендә матур парк ясадылар – төп балалар мәйданчыкларының берсе, юллар яхшырды, шәһәргә җәен чәчәкләр матурлык өсти, моның белән бергә кешеләрнең үзләренең дә яшелләндерүдә, чәчәкләр үстерүдә, йорт яннарын төзекләндерүдә актив катнашулары шатландыра. Шәһәр сизелерлек чистарды. Шәһәрдә бик тиз булмаса да, мәдәният һәм спорт инфраструктурасы үсә: кызыксындыргыч туган як музее һәм балыкчылык музее, Долгая Полянага экскурсия маршруты сөендерә”.
фото: Марина Симкачева шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев