Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр хроник алкоголизмга тест узачак

CDT алкомаркеры табылган очракта, гражданинны наркодиспансерга җибәрәчәкләр.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгы алу өчен медкомиссия узганда, канда карбогидрат-дефицит трансферринны (CDT) билгеләүгә яки хроник алкоголизмга тикшерү өчен мәҗбүри тест кертәчәкләр. Бу турыда «Коммерсант» газетасы Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән яза.

Ведомство тиешле боерыкны кабул иткән һәм хәзер ул Юстиция министрлыгында теркәлгән.

Материал авторлары аңлатуынча, документны психоактив матдәләр куллануны диагностикалау өлешендә хәрәкәт иминлеген медицина тәэмин итүен камилләштерү максатларында әзерләгәннәр.

CDT алкомаркеры табылган очракта, гражданинны наркодиспансерга җибәрәчәкләр.

Яңалык шулай ук иректән мәхрүм итү срогы тәмамланганнан соң машина йөртү хокукын кире кайтаруга дәгъва белдерүчеләргә дә кагылачак.

Моннан тыш, кандидатларга кайбер психоактив матдәләр куллануга тест узарга тәкъдим итәчәкләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы Эчке эшләр министрлыгы белән килештерелгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195148/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев