Машиналар, арба һәм ат чабышлары...
“Сабан туе” сүзе нинди күзаллаулар барлыкка китерә дип сорасалар, һәркем “ат чабышлары” дип җавап бирер иде, мөгаен.
Зур кызыксыну уяткан ат чабышы ипподром янына ел саен бик күп кешене җыя.
Спорт комментаторы, районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов ат спорты чарасының башлануы турында игълан итте. Һәм кешеләрнең күз карашы әйләнешле юлга төбәлде: тачанклар кузгалып китте. Җилдән җитез чабу, атларның ефәктәй ялтырап торган яллары, алга ыргылу...
– Бәйрәмгә ел саен киләм, ул барыбызга да шатлык, ат чабышларын һәрчак карыйм. Андагы хисләрне, кичерешләрне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, – дип уртаклашты тәтешле Ринат.
Көрәш киеренке булды, финал чабышларында ат спортын яратучылар арасында киеренкелек тагын да артты. “Әйдә, әйдә! Афәрин!” – дип кычкырдылар тамашачылар, җиңүчеләрне алкышлар белән каршылап. Ат чабышларында беренче урынны “Бакырчы” хуҗалыгы өчен чыгыш ясаган Валерий Федотовның Дамкасы алды. Финишка икенче булып Илназ Җәләлиев (“Ф. М. Җәләлиев” КФХ) иярләгән Солтан кушаматлы ат килде. Харис Хисамовның (“Бакырчы” хуҗалыгы) кара төстәге Короле өченче булды. Ярым чиста һәм чиста токымлы атлар арасында Магнит (Николай Нестеров, “Колос” агрофирмасы) җиңүче исемен алды, чиста токымлы Властелин (Илназ Җәләлиев, “Ф. М. Җәләлиев” КФХ) – икенче урында, Борис Албутовның Кагоры (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ) өченче урынны алды.
Чабышта Испан Гранды (Дилә Галимҗанова, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ) җиңде, айгыр Веселый Главарь аңардан беразга гына калышты (Илсур Галимҗанов, “Колос” агрофирмасы), Легионер- Аш (Марат Таҗетдинов, “Маяк” хуҗалыгы) өченче булып килде.
Тамашачыларны ипподромда тагын да мавыктыргыч тамашалар – “Йөкне тиз ташучы” һәм машина тарту бәйгеләре көтте. Җиңел машинаны чирәмнән тартып барырга җөрьәт итүче көчлеләр әллә ни күп булмады. Виталий Анисимов иң җитезе булды, Илфат Хисамов – икенче, Айнур Закиров өченче урында.
“Йөкне тиз ташучы” бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр күбрәк булды. Куелган шартлар буенча арбага авыр капчыкларны төяргә дә, камыт бавы белән тәртәгә үзең җигелергә кирәк иде. Әйләнеш ясагач, әле тагын “товарны” да бушатырга кирәк. Призерларны җирле иганәчеләр – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән солы һәм арпа төягән капчыклар көтте. Җирле баһадирлар җанатарларның көч биреп кычкырган тавышлары астында үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Виталий Анисимов куелган таләпне 58 секундта башкарып чыкты, Илфат Хисамов аңардан нибары 12 секундка калышты, өченче нәтиҗә Александр Романовта – 1 минут 22 секунд. Монастырский авылыннан 23 яшьлек Егор Нефедов бераз гына арттарак калды. Спорт белән шөгыльләнәсеңме дигән сорауга, егет “Авылдан мин!” дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев