Мастер-класс үткәрделәр
Байраш авыл Мәдәният йорты хәбәр итә.
(Тәтеш, 6 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). 5 гыйнвар көнне Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны “Яңа ел каруселе” иҗади остаханәсенә чакырдылар, анда тычкан тартмасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Тычкан тартмасына кечкенә генә сувенир саларга яки яңа ел чыршысын бизәргә мөмкин.
Укучылар балаларның да, өлкәннәрнең дә кәефен күтәрердәй кызыклы бүләкне бик теләп ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев