Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлыкны яратучылар

Шәхси йорт хуҗалары якын тирәдәге территорияне чис­талык һәм тәртиптә генә тотып калмыйча, аны шулай ук күз явын алырлык итеп бизәргә дә тырыша.

(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы)). Шәхси йорт хуҗалары якын тирәдәге территорияне чис­талык һәм тәртиптә генә тотып калмыйча, аны шулай ук күз явын алырлык итеп бизәргә дә тырыша.

Свердлов урамы буйлап барганда өйалды бакчасы куе кызыл, алсу, ак һәм башка төсләрдәге чәчәкләргә күмелгән кирпеч йорт каршында тукталып калдым – алар белән хозурланасым һәм хуш исләренә коенасым килде.

Урамга чыккан йорт хуҗабикәсен нәкъ шул чакта очраттым да инде. “Чәчәкләр яратасызмы?” – дип сорады ул. Җавап та сорау буларак яңгырады: “Мондый матурлыкка кем битараф калсын икән?” Ягымлы тәтешле үзен Наилә Мөхәммәтвәли кызы дип таныштырып, озак уйлап тормастан мине яшелчә бакчасына керергә чакырды: “Карагыз, анда алар минем тагын да күбрәк”.

Пөхтә бакча сукмагы буйлап атлап, без чын оҗмах почмагына килеп чыктык, анда розалар, лилия­ләр, дәлия, кашкарый, сальвия, канәфер, нас­турция һәм башка үсемлекләр төрле матур төсләр белән таң калдырды. “Менә минем күңелемне илһамландыручылар, – дип кулы белән сыпырып алды кайгыртучан хуҗабикә аларны. – Рассада белән февральдән шөгыльләнә башлыйм, үз орлыкларымны утыртам, үстерәм, өстәмә тукландырам, ахирәтем белән алмашабыз”. 

Көннәр җылынуын бөтен гаилә көтеп ала икән, шул чакта эш кайный, чөнки ире Җәүдәт Әкрам улы һәм Ульянда яшәүче кызлары Гүзәл дә гаиләсе белән кайтып, йорт учагын сак­лаучыга ярдәм итәләр, чәчәк үстерү шөгыле белән кызыксыналар. “Кышка чәчәкләр тозларбыз инде дип көләм хатыныма, шулай да ул молодец, барысына да өлгерә, – ди елмаеп ире. – Мин дә тырышам, ничек кенә әле – менә яхшырак үссеннәр өчен торф, бизәр өчен ташлар алып кайттым, төрле техника тәгәрмәчләреннән дүрт катлы чәчәк вазоны ясадым”. Уңайлы җәйге верандага, анда күрсәтелгәнчә “чәйханәгә”, шулай ук бак­ра гөлләр белән чүлмәкләр эленгән. “Чәй эчәргә утырабыз да, яшелчә бакчасына карап ләззәтләнәбез, ә кичен нинди хуш ис тарала, иснәп туеп булмый”, – диләр Миннаповлар.
Гаҗәпләнәм, әлеге матурлыкка никадәрле хезмәт куелгандыр, чәчәкләр карау күпме вакытны алуы турында сорыйм, моңа ир белән хатын болай дип җавап бирә: “Вакытны санамыйбыз, без пенсиядә, ә шатлык китергәндә – авыр да түгел”. Наилә Мөхәммәтвәли кызы якыннарына һәм туганнарына чәчәк гөлләмәләре бүләк итәргә яратуын әйтә, ә өйалды бакчасына ул һичшиксез яраннар утырта икән: “Әнием Җәмилә яраннарны бик ярата иде, алар бездә ел әйләнәсе чәчәк атып утыр­ды. Танышлар һәм чит-ятлар үренте сорасалар, бик шатланып бирәм, башкаларның да тәрәзә төпләрендә һәм өй яннарында әлеге чәчәкләр матурлык бөркеп торсын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев