Реклама
Җәмгыять
МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә
«Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр өчен «Җәйнең якты буяулары» иҗат чарасы үткәрелде.
“Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте белгече һәм активистлары математик планшет кулланып разминкадан башладылар, аннары чарада катнашучылар өчен буяу вееры ясау буенча мастер-класс оештырылды. Мастер-класста балалар үз куллары белән җәйге чорда иң популяр җиләк-җимешне хәтерләткән якты җилпәзәләр әзерләделәр. Чара вак моторика һәм хыял үсешенә юнәлдерелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев