Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчетне Петербургтан килгән эшчеләр төзегән

Ике торак пункт: Олы һәм Кече Тормы бер гасырдан артык янь-янәшә гомер кичерә.

(Тәтеш, 27 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары) ). Берсе шактый җанлылык хөкем сөргән юл буена урнашкан булса, икенчесе инде аңардан берничә чак­рым эчтәрәк.

Яхшы һава торышы вәгъдә итми торган болытлы октябрь иртәсе. Кече Тормыга юл тотабыз һәм төнлә яуган яңгырдан соң авылга  барып җитеп булырмы икән дип уйлыйбыз. Безнең сөенечкә, анда кадәрге юлга вак түшәлгән, менә без инде үзәк урамда,  ФАП бинасы янында басып торабыз. Безнең максат – җирлектә яшәүчеләр белән аралашу, алардан торак пунктның тарихын ишетү. Борынгы заманда әлеге урыннарга ике ир туган аяк баскан һәм монда төпләнеп калырга уйлаган, дигән риваять йөри. Олысын Тормы дип йөрткәннәр, шуңа күрә авылга да Олы Тормы дигән исем кушып калдырганнар. Ләкин кече ир туганның абыйсы янында каласы килмәгән һәм Кече Тормы ягына нигез корган. Ике авылны туендырып торган елганы инде Тормыкай дип атаганнар. Бу хакта без барырга берникадәр алдарак бер китаптан укыган идек, әмма җирлектә яшәүчеләр сөйләвенчә, әдәбиятта язылган фаразлар белән кайчакларда бернинди уртаклыкта та юк.  

Шулай итеп, ФАП мөдире Гөлүсә Сибгатуллина бик шатланып безне озатып йөрергә ризалаша һәм  күптән түгел 91 яшен тутыр­ган фамилиядәше Галия Сибгатуллина янына алып бар. “Авыл зур иде, – дип башлый сүзен әбекәй. – Анда, аста (искәрмә: елга ягына күрсәтә), икмәк пешерү йорты, тегермән һәм тимерчелек сарае эшләгәнлеге хәтеремдә калган. Колхоз теплицалары тора иде. Ә анда, өске якта (искәрмә: кап­ма-каршы якны күрсәтә), тулы бер урам гөрләп торды”. 

Берничә минуттан ишектә Галия Зыятдин кызының күршесе Бибиҗәүһәр Идиятуллина күренде, һәм менә ике өлкән буын кешесе хәтерләрендә үткән көннәр вакыйгаларын кабат яңартырга тырыша. “Елганың теге ягында элек Кече Шәмәк иде. Бирегә татарлар килеп  төпләнә башлагач, анда яшәүчеләр арырак киткән, ләкин зират әле калган”, – ди Бибиҗәүһәр Идият кызы. Әлеге мәгълүматлар документлар белән расланмаган, әлбәттә, боларның барысы да риваять, шулай да, алар бер юктан гына килеп чыкмагандыр, мөгаен. 

Кече Тормыда мәчет тә булган. Аның бинасы бүгенге көнгә кадәр сакланган, дөрес, манарасы юк, аны 60нчы елларда җимергәннәр. “Мәчетне, гасыр башында булса кирәк, Петербургтан килгән эшчеләр килеп төзеде, диләр иде”, – дип уртаклаша алар. 

Хәзер мәчет бинасы буш тора. Совет вакытында аңарда баштарак колхоз тавыкларын асраганнар, ә аннары мәктәп булган. 

Әбекәйләр безгә ничек итеп клубка концертка йөргәннәрен, кайчандыр Сабан туен бөтен авыл белән билгеләп үткәннәрен сөйләде. Ләкин хәзер Кече Тормыда яшьләр бөтенләй дә калмаган диярлек, ә әңгәмәдәшләремне еш кына “Нигә?” дигән сорау борчый. Торак пунктка кадәр юл, йортларда су, газ  бар югыйсә.
Күк йөзендә соры болытлар күренә, өйалды бакчасында миләш тәлгәшләре кызарып утыра, иркен урамнары һәм капка төпләренә куелган эскәмияләре белән кечерәк авыл  борылыш артында кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев