Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медаль җирдә утыз елга якын яткан

Кашка авылы клубының сәнгать җитәкчесе Татьяна Демина сугышта катнашкан якташлары турында мәгълүмат җыя.

(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары"). Шуларның берсе, Константин Абамзаров хакындагы язманы ул редакциягә дә җибәрде.

Мәдәният хезмәткәренә үзе­нең бабасының язмышы турында ветеранның оныгы, Кашкада яшәүче Андрей Абамзаров сөйләгән. “Бабай 1909 елның 10 маенда Богдашкино авылында туган. 10 яшендә өеннән качкан, Идел яры буйлап Казанга кадәр барып җиткән, аннан поезд белән, вагон астында, әрҗәдә, Мәскәүгә киткән. Башкалада, тотып алганчыга кадәр, озак кына сукбайлыкта йөргән. Балалар йортында фамилиясен сораганнар, ул үзенең әтисенең кушаматын: Абамзар, дип әйткән. Шулай итеп бабай Абамзаров булган, югыйсә Иванов булса да. Һөнәр училищесын тәмамлаган, Мәскәү өлкәсендәге туку фаб­рикасында станокларны ремонтлау буенча слесарь булып эшләгән. Шуннан аны армиягә алганнар, Ленинградта хезмәт иткән. Армиядән демобилизацияләнгәч үзенең туган ягына кайтырга булган, шулай итеп биредә калган да. Минем әбиемне очраткан, өйләнгән. Ивановкада яшәгәннәр. Тәтеш МТСда шофер булып эшләгән.
1941 елның августында бабайны фронтка алганнар. Буе озын һәм олпат гәүдәле булганлыктан, десант-парашютчылар әзерләү частенә сайлап алганнар. Сентябрь төннәренең берсендә аларны самолетка төяп, таң алдыннан немецлар тылына төшергәннәр. Бабай болай дип искә ала иде: “Очам, ә миннән аста киң, ак мамык кыр җәйрәп ята”. Немецлар аларны күреп алганнар, ут ачканнар, күпләр һавада чакта ук һәлак булган. Бабай җиргә төшеп җитә алган, аңа шулай ук атканнар. Аның башы каты яраланган. Владикавказ госпиталендә аңына килгән, Назраньда, Грозный, Махачкала һәм Ташкентта дәваланган.

Дәваланганнан соң аңа ике ай отпуск биргәннәр, ул Ивановкага кайткан. Әмма бер айдан янә повестка килгән, аны 2нче Белоруссия фронтына артиллерияче итеп җибәргәннәр. Сугышның буеннан-буенча ул артиллерияче – орудие командиры булган.
III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен” медале, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Җиңүне Венгриядә каршылаган. Бары тик 1945 елның сентябрендә генә, старшина исемендә, демобилизацияләнгән.
Ивановкага кайткан, Тәтеш МТСда шофер булып эшләгән. 1968 елда әби белән Кашкага күченгәннәр. Умарталыкта каравылчы булып эшләгән. Ауга йөрү аның яраткан шөгыле булган. Җәнлек тиресе тапшыру буенча районда беренче урыннарны алган. 76 яшенә кадәр урман һәм кырлардагы киек кошларны карап, чаңгыда йөргән. 1989 елда өйләрендә янгын чыгып әби белән икесе фаҗигале рәвештә вафат булган. Ни аяныч, шул чакта аның документлары һәм медальләре дә юкка чыккан. Шулай да 2016 елда күршебез  траншея казыганда “Сугышчан батырлыгы өчен” медале табылды, ул җирдә 27 ел яткан”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев