Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Механика заводы хезмәткәрләре елга нәтиҗә ясады

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов механика заводының хезмәт коллективы белән очрашты.

(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш механика заводы үзенең ярты гасырдан артык эшләү дәверендә – универсаль станоклардан алып заманча цехлардагы станокларның программа ярдәмендә идарә ителүенә кадәрге данлы юл узган. Детальләрне яхшы сыйфатлы итеп әзерләү, югары дәрәҗәдә җитештерү заводның йөз таныкламасына әйләнгән, ә завод үзе тәтешлеләрнең горурлыгы булып тора.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов механика заводының хезмәт коллективы белән очрашты. Завод директоры Сергей Федотов предприятиенең узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм киләчәк алгарышны күз уңында тоткан төп планнар турында хәбәр итте. Рәмис Хатыйп улы завод коллективына Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Район башлыгы шулай ук завод хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

Тәтеш механика заводы коллективы механика цехлары төркеме һәм төп производство цехларының җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2020 елда беренче урынны алган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев