Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Меңләгән хатын-кыз табиблар һәм шәфкать туташлары Бөек Ватан сугышы фронтларында ир-егетләр белән бертигез яуга кергән.

Алар кайчакларда ялсыз һәм йокыларсыз үзләренең табиблык бурычын үтәгән –сугышчыларның гомерен коткарган, кирәк булганда солдатлар белән бергә һөҗүмгә яки разведкага барган.

(Тәтеш, 10 май, "Тәтеш таңнары", Гөлчәчәк Галимова).  Медицина хезмәткәрләре арасында безнең якташыбыз да бар. Хәйруллина (Хисаметдинова) Суфия Рәүф кызы 1919 елда Кече Тормы авылында туа. 
Кинәт кенә ире үлеп киткәннән соң, аның әнисе Гайнавал, 5 яшьлек улы һәм күкрәк сабые белән, туган авылы Келәшкә кайта. 

Авыр 30нчы елларда гаиләгә ярдәм итәр өчен кызны Мәскәүдә яшәүче Вазыйх абыйсы үзенә ала. Башкалада Суфия училищеда укып, оек фабрикасына эшкә урнаша. Әмма әнисе белән аерылуны авыр кичерә, яшь кызның йөрәге әнисен һәм туган җирен сагына. Суфия туган авылына кайта һәм Буа ветеринария техникумына укырга керә, тиздән Казан медицина институтына күчерелә. 
1941 елның 22 июне... Булачак медиклар чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә... Алар бик тиздән дипломнар алачак һәм хезмәт эшчәнлеген башлаячак, үзләренең ватандашларының сәламәтлек сагына басачак.
Ләкин язмышларына башкача язган була... Тыныч тормышны сугыш өзә. Кызларга кешеләрне дәвалау билгеләнгән була, ләкин бары тик башка шартларда. Суфия Рәүф кызына диплом белән бергә повестка да тапшыралар, кече ватанына кайтырга һәм якыннары белән саубуллашырга нибары бер көн вакыт бирелә. Әнисе аны Чинчурино авылына кадәр озата, алда озак аерылышу көткәнлеген сизеп, юлда икесе дә елашып баралар. Суфия Рәүф кызы сугышның барлык еллары эчендә 3649нчы санлы эвакогоспитальдә хезмәт куя, ул 1нче Белоруссия фронты эзеннән бара. Табиблар һәм шәфкать туташлары дош­манны җиңүдә үзләреннән, чын мәгънәсендә, бәяләп бетергесез өлеш кертә – яраланган сугышчылар һәм офицерларның гомере, сәламәтлеге, аларны тизрәк сафка бастыру өчен тәүлек әйләнәсе көрәшә. 

Суфия Рәүф кызы Җиңү турында күптән көтелгән хәбәрне Лодзь шәһәрендә ишетә, әмма медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты өчен хезмәт тәмамланмый. Әле никадәрле яралыны дәвалыйсы, тыныч тормышка кайтарырга кирәк... Польшада 45нче елның 24 августында төшкән фоторәсемнәр шул көннәр турында искә төшерә, алар гаилә альбомында кадерләп саклана. 1945 елның көзендә Суфия Рәүф кызы демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. Анда ул үзенең ярын таба һәм 1950 елда фронтовик Ярулла Хәйруллинга кияүгә чыга. Аның белән алар ике кыз Дилбәр белән Люцияне тәрбияләп үстерә. Озак еллар Келәшнең бала тудыру йортында фельдшер булып эшли, авыл табибы да, колхозның бала тудыру йортында акушер да була. Актив иҗтимагый тормыш алып бара. Аның II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре, “Кыр медицинасы хезмәте отличнигы” билгесе бар. 

Хәйруллина Суфия Рәүф кызы 1987 елда ­вафат була. 
Әлеге кыю йөрәкле хатын-кыз турындагы истәлек батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак, мәңгегә күңелдә ­сакланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев