Михаил Мечтанин: “Армиядәге вакытлар беркайчан онытылмый”
Россия флотына 2021 елда 325 ел тула.
(Тәтеш, 21 февраль, «Тәтеш таңнары»).
“Кыю, данлыклы диңгезчеләр 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәк. Бу бик матур бәйрәм. Россия хәрби-диңгез флотында районыбыздан 200дән күбрәк кеше хезмәт иткән, – дип редакциягә шалтыратып хәбәр итте районның ХДФ ветераннары советы рәисе Михаил Мечтанин. – Россия флотына 2021 елда 325 ел тула. Бу ел Тәтеш диңгезчеләренең күпчелеге өчен шәхси яктан да юбилей елы булачак: мин 50 ел элек Кара диңгездә хезмәт итеп кайттым, Николай Солодовниковның, Исхак Садыйковның – 65 ел узды, Николай Глазковның, Шәүкәт Хөсәеновның – 30. Армиядә үткән һәр көн һәрбер ир-егет өчен беркайчан да онытылмый: холык чыныга, бер-береңә ярдәм итү, үзара аңлашу, командада эшли белү, дуслашу кебек сыйфатлар барлыкка килә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев