«Милли мульт fest» республика балалар фестивале
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальгә йомгак ясалды.
(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Гурьянова Марина Леонидовна "Милли мульт fest" Республика балалар фестивалендә икенче урынны яулады.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальгә йомгак ясалды. Марина Леонидовна конкурска мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча авторлык компьютер уеннары сериясен тәкъдим итте. Призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар һәм китаплар алдылар.
фото: tetushi.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев