Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миллионер колхоз булган

Льяш авылыннан даими укучыбыз Вера Козлова шалтыратты.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Ул “Октяб­рьгә 13 ел” исемен йөрткән колхоз һәм аны алдынгы миллионер хуҗалык иткән кеше ту­рындагы авылдашларының хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты.

– Артта калган колхозларга илленче елларда партия чакыруы буенча шәһәрләрдән коммунистларны командировкага җибәргәннәр, алар хуҗалык табыш китерсен өчен авыл хуҗалыгы производствосы оештырырга тиеш булганнар, – дип сөйли Вера Дмитриевна. – Льяш авылы базасында урнашкан безнең “Октябрьгә 13 ел” колхозына 1951 елда Казаннан Григорий Прокофьевич Матюшко килгән. Аны белүчеләрнең ­барысы да бу кешене һәрчак ихтирам белән искә алалар. Ул ир-егетләрне сыерлар, дуңгызлар, сарыклар, кош-кортлар өчен саман биналар төзергә өйрәткән. Үзебезнең балчыкны ташыганнар, саламны тураганнар, су салып шуның барысын да изгәннәр, корылмалар җылы булып чыккан. Ирем ул чакта әле яшь егет булган, су ташып торган, ә аның әтисе яхшы балта остасы булган, шуңа да улын үзе белән алган. Авылда 500 йорт исәпләнгән, колхозның өч бригадасы эшләгән. Тора-бара авыл кешеләренең хезмәт нәтиҗәләре сөен­дерерлеккә әйләнгән, савым һәм үрчем арткан, 1954 елда колхоз районда беренчеләрдән булып миллионерга әйләнгән. Льяштә кешеләр бары тик эш көненә генә түгел, хезмәт хакын акчалата да ала башлаганнар. Колхозда сыерларның шимбә кич һәм якшәмбе иртән сауган сөтен якшәмбе көнне Тәтеш базарына сатарга барганнар, керем акчасы хезмәт хакына бирелгән. Моның өчен район җитәкчелеге рәисне шелтә белдерергә чакырткан, ләкин ул үз юлыннан тайпылмаган. Әгәр колхозчы начарлык кылса, ул аңа штраф салган, ә ел азагында “амнистия” игълан итәм дигән.          

Хезмәт хакы биргән көнне Григорий Прокофьевич кассир янында басып торган һәм кем күпме алганлыгын күзәткән. Кем күп акча алган – ул аңа рәхмәт белдергән һәм хезмәткәргә хатыныңа – күлмәк, үзеңә костюм ал, дип әйткән, ә кемнең хезмәт хакы аз – аны якасыннан эләктереп алган да, начар эшләгәнсең дигән. Рәис алдынгыларга яхшы күрсәткечләре өчен йә дуңгыз баласы, йә бозау, йә сарык, яки инде, теләге буенча ял йортына юллама белән премия ясаган. Ул эшләгән вакытта колхозда яшелчә бакчасы булдырылган, помидор, кәбестә, кишер үстергәннәр. Колхоз күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы булган. Беренче машинаны да Григорий Матюшко вакытында алганнар, ул чакта җирле шоферлар да булмаган, “Заготзерно” предприятиесендәге шоферны үгетләп китер­гән, ул шулай итеп бездә яшәп калган да. Колхоз рәисе нибары биш ел эшләгән, әмма шушы еллар эчендә ул кешеләр өчен күп нәрсәләр эшләргә өлгергән һәм аларның хәтерендә якты эз калдырган. 

Авылдагы Зоя Панкрато­ваның хезмәт стажы 40 ел, колхозда ул дуңгыз караучы булып эшләгән.  

– Григорий Прокофьевич рәислек иткән чакта безгә иген, акча бирә башладылар, – дип уртаклаша ул. – Дуңгызлар фермасында өч хатын-кыз, бер скотник эшләде. Без суны да үзебез ташыдык, ясалган боламыкны да тараттык. Итне Тәтештәге терлек чалу урынына тапшырдык. Яхшы эшләгән өчен миңа премия буларак берничә тапкыр дуңгыз балалары бирделәр, хәтта ял йортына да бардым.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев